Ел саен ноябрьнең икенче атнасы Бөтендөнья Сыйфат атналыгы, ноябрьнең икенче пәнҗешәмбе Бөтендөнья сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. Быел бөтендөнья сыйфат атналыгы «Россия — сыйфат билгесе булган ил» девизы астында уза.
2022 елның 10 ноябрендә Арча муниципаль районының Иске Ашыт Ташкичү авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров халык белән кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча очрашу уздырды.
Бөтендөнья Сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән предприятиеләр хезмәткәрләре өчен Минзәләдә федераль әһәмияттәге челтәрләр кибетендә чаралар уздырдылар.
Европа Сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Чистай муниципаль районында Галактионов совхозы авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән очрашу оештырылды һәм авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрелде.
2022 елның 09 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Балтач районы Борбаш авылында урнашкан «Тургай» сәүдә объекты сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырды.
Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Альбина Хафизова Кама Тамагы муниципаль районының "Балалар музыка мәктәбе" МБУ укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча чара үткәрде.
«Бөтендөнья сыйфат атналыгы» кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар хезмәткәрләренең куллану белемен арттыру буенча эш дәвам итә.
Кулланучылар базары өлкәсендә белемнәрне арттыру максатыннан, белгечләр Тукай муниципаль районына барып, кибет җитәкчеләре һәм сатучылары белән очраштылар. «Пятерочка», «РусАлко» кибетләрендә һәм «Искәндәр», Түбән Суык-суы авылындагы «Азык-төлек» кибетләрендә консультация өстәлләре уздырылды.
2022 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Түбән Наратбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Алтын көздә кунакта» дигән бәйрәмдә катнашты. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
2022 елның 9 ноябрендә Баулы муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.