«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында һәм халыкның хокукый аң-белемнәрен күтәрү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районының «Наз» социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу оештырды.
2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Рождествено авыл җирлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте.
2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, Арча муниципаль районының Яңа Кишет авылында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту һәм мәгълүмат бирү максатыннан чыгып, гражданнарны кабул иттеләр.
2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре күптән түгел ачылган «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре белән, кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде, чөнки яңа сәүдә объектлары өчен әлеге мәсьәләләр аеруча актуаль булып тора.
08.04.20021 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәгендә булдылар, анда «Балыкчы. Аучы» дип исемләнгән гадәти күргәзмә оештырылган.
Быел күргәзмәдә Россиянең 9 шәһәреннән компанияләр катнаша: Ворсма, Екатеринбург, Ижевск, Краснодар, Мәскәү, Рязань, Самара өлкәсе, Санкт – Петербург һәм Уфа.
Билгесез сәбәпләр аркасында техник яктан катлаулы товар ватылганда (сафтан чыкан очракта), сатучы еш кына кулланучыны ялгыш юлга кертә, техник яктан катлаулы товар кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш түгел һәм аны ремонтларга гына мөмкин, ди. Тик бу һәр очракка да туры килми, әйдәгез, бергәләп өйрәник.
2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрде.
Нәрсә эшләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә? Кулланучы буларак үз хокукларыңны ничек якларга? Еш кына көнкүреш техникасы, электроника һәм хәтта көндәлек кулланыштагы товарлар сатып алу кулланучы өчен катлаулы хәл, кайчакта аңа мондый сорауларга җавап эзләргә туры килә. Хәзерге вакытта товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты һәм иминлеге турындагы сораулар дәүләт ягыннан да, гади кулланучылар ягыннан да зур кызыксыну уята.
Элек профилактикага икенче дәрәҗәле роль бирелсә, хәзер, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын үткәрү кысаларында, профилактик эш беренче планга чыга.
2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләре булмаган җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
2020 елның октябреннән Бөгелмә шәһәре таксистына карата «көпчәкләрдән» аракы сату очрагы буенча эш каралды. Таксистның аракы сату факты Бөгелмә шәһәре полициясенең линия бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнде, ә тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды.