Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына бер хатын-кыз индивидуаль эшкуарның йокы гарнитурын ясау һәм китерүгә шартнамә үтәү өлешендә гамәлләре, дөресрәге, башкармаган гамәлләре турында шикаять белән мөрәҗәгать итте. Килешү узган елның ноябрь аенда ук төзелгән булган, килешүне үтәү срогы кырык ике эш көне тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерү кысаларында Апас һәм Буа районнары территориясендә урнашкан сәүдә объектларын карап чыктылар. Тикшерү барышында яраклылык срогы чыккан алкогольле продукция (сыра) сату факты ачыкланды. Буа районы территориясендә урнашкан кибеттә - 10,5 литр, Апас районында - 5,4 литр күләмендә яраклылык вакыты чыккан сыра хуҗасыннан алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кулланучы шкаф-купе өчен түләнгән акчаны кире кайтаруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Хәл түбәндәгечә: кулланучы 39900 сумлык мебель, аерым алганда «Турин» моделе шкафын сатып алу өчен килешү төзегән. Шкаф куелачак бүлмәне кабат үлчәгәннән соң, аның күләме буенча туры килмәве ачыкланган.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, үз хисабына ремонт, бәяләү, алыштыру һәм кире кайтару өчен 5 килограммнан артык авырлыктагы зур габаритлы товарны китерү өлешендә, сатучыга өстәмә бурыч билгели.
Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә һаваның тотрыклы минус температуралары сезонында автомобильчеләрнең алыштыргысыз туңмый торган сыеклыкка да ихтыяҗы да кискен арта.
Нәкъ менә шуңа күрә дә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы автотранспорт хуҗаларына туңмый торган тәрәзә юа торган сыеклыкны – яки халыкта «незамерзайка»ны сайлауга максималь игътибар белән карарга тәкъдим итә.
Күпләр белмиләр дә, әгәр эш вакытында һәм ул җитешсезлекләрсез башкарыла икән, кулланучы теләсә кайсы вакытта, нинди дә булса сәбәп күрсәтмичә, эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында теләсә кайсы килешүне өзәргә хокуклы. Бу хокукны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 32 статьясы бирә. Шул ук вакытта кулланучының шартнамә үтәлешеннән баш тартуы хезмәт күрсәтү башланганчыга кадәр дә, аны күрсәтү процессында да булырга мөмкин.
Казан территориаль органы белгечләрнең гражданнарның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча телефон аша, кабул итүләрдә консультацияләр үткәрү, шулай ук гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү мөмкинлеге турында искә төшерә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Түбән Кама шәһәренең 5 нче урта мәктәбе укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләре буенча дәрес үткәрде.
2021 елның 1 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары (алга таба – кагыйдәләр) үз көченә керде.
Әлеге Кагыйдәләр нигезендә кирәкле мәгълүматның барлык очракларда да кулланучыга җиткерүгә карата таләпләре билгеләнә, аның нигезендә, кулланучыга эшләрне һәм хезмәтләрне дөрес сайлап алу мөмкинлеге тәэмин ителергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сырага мониторинг үткәрде.