ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

18 сентябрьдә Зәй муниципаль районы территориясендә, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.И. Захарова рәислегендә, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы сәүдә вәкилләре, авыл җирлекләрендә сәүдә объектлары хуҗалары катнашында Зәй районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукция сату өлкәсндә закон бозу очракларын ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. 

Без барыбыз да матур һәм сәламәт булырга телибез. Кулланучылар базары хәзерге вакытта үзеңне тонуста тотар өчен, матур булу өчен бик күп мөмкинлекләр тәкъдим итә. Шундый чараларның берсе - БАДлар (биологик актив өстәмәләр). Нәрсә бу, алар ни дәрәҗәдә файдалы, зыян китермиме? Әйдәгез, бергәләп ачыклык кертик.

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә Данауровка авылында гражданнарны күчмә кабул итү һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Теләче урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез» дигән темага  ZOOM ярдәмендә класстан тыш дәрес үткәрде.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Зөһрә Гыйльметдинова Татарстан Республикасы Арча районы «Смак-Корса урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 8-9 сыйныф укучылары өчен товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү турында дәрес үткәрде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту хокукын гарантияли.

Укучыларның гражданлык позициясен формалаштыру максатыннан, танып-белү эшчәнлеген активлаштыру өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә 7, 8, 9 сыйныф укучылары өчен класстан тыш дәрес үткәрде.

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Олы Мәңгәр авылында гражданнарны кабул итте. 


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Ш.Усманов урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан «Мәскәү базары» ААҖ территориясендә кизү тору үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган озату документларыннан башка гына сыра сату турында кергән шикаять нигезендә, Тукай районы сәүдә объектларының берсенә барып кайтты. Контроль чара үткәргәндә гаризада күрсәтелгән шикаять расланган. 16,2 литр сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.16 ст.2 өлеше, 14.19 ст., 14.45 ст. буенча административ эш кузгатылды.

2020 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Каенлык авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International