2020 елның 28 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең 14 комплексында урнашкан сәүдә объектында контрольлек чаралары үткәрү барышында стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция сатуда булу факты ачыкланды. Барлыгы 150,3 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карау кысаларында Яр Чаллы шәһәренең 1 нче комплексында урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра, тиешле товар озату документларыннан башка, БДАМС системасында теркәлмичә генә ваклап сату фактын билгеләде. 121 литр сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында 2020 елның 28 июлендә Чистай муниципаль районы Түбән Кондрата авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан чыгып, авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә 6 айлык эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Комиссия утырышы булып узды.
Һәр кешенең үз язмышы, максаты, тәҗрибәсе һәм тормыш дөреслеге бар. Тик, күрәсең, барысы да бер уртак үзенчәлеккә ия – һәркем җирдә үз эзен калдырырга тели. Кагыйдә буларак, мондый кешеләр кызыклы, максатчан шәхесләр булып тора һәм үрнәк булырлык итеп хезмәт итә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй районындагы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Эльвира Милочкина өчен аның әтисе нәкъ менә шундый үрнәк булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре “Казан шәһәренең үзәк базары” ААҖ территориясендә дежурлык үткәрде.
Кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү өлкәсендә белгечләр тарафыннан консультацияләр бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Әтнә районы Түбән Көек авылында гражданнарны кабул итте. Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарның белем дәрәҗәсен күтәрү.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, кулланучылар грамоталылыгы мәсьәләләре буенча халыкны агарту максатыннан, 2020 елның 27 июлендә, «Соңгы штрих» сәүдә комплексы территориясендә (Казан шәһәре, Мәүлетов ур., 24 А йорт) кулланучылар өчен кизү тору үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү кысаларында озату документларыннан башка, яраклылык вакыты чыккан, шулай ук БДАМСта теркәмичә генә алкогольле продукцияне, аерым алганда сыраны ваклап сату фактын билгеләде. 23 660 сумлык 243,03 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.