2020 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешне контрольдә тоту буенча чаралар үткәрү барышында Алексеевск районының ике сәүдә объектында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклады. Кибет сатучылар тыелган сәгатьләрдә, нәкъ менә 10 сәгатькә кадәр гражданнарга сыра саттылар.
Саба муниципаль районының Курсабаш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов катнашында гражданнарны кабул итү булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Тәтеш районында урнашкан сәүдә объектына барып кайттылар.
Сатучы сатып алучыдан алкогольле продукция сатып алган вакытта паспортын күрсәтүне таләп итә аламы? Мондый сорау белән сәүдә объектлары җитәкчеләре дә, Алабуга халкы да еш мөрәҗәгать итә.
2020 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ямалеева Е.И. рәислегендә алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координацион Совет утырышы узды.
Хәзерге вакытта пластик тәрәзәләр эшләп куючы фирмаларны табу авыр түгел. Ләкин барлык фирмалар да үз өстенә алган бурычларын җаваплы башкармый. Ә бит сезнең йортыгызның җылылык һәм комфорты тәрәзә сыйфатына һәм монтажның барлык кагыйдәләрен үтәүгә бәйле.
2020 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең «Семья» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
2020 елның мартында Нурлатта кальян кафесында полиция хезмәткәрләре тарафыннан товар-транспорт накладнойларыннан һәм тиешле сертификатлардан башка тугыз литр күләмендә маркировкаланмаган алкогольле продукция саклау факты ачыкланды. Тикшерү материаллары һәм алынган алкогольле продукция Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына тапшырылды.
2020 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Агроторг»ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.
Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
2020 елның 23 июлендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2020 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.