2020 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Даурия урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан «Стратегия» сәүдә үзәге ҖЧҖ территориясендә кизү тору үткәрде.
23.07.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре барларының берсенә карата контроль тикшерү чарасы үткәрде, аның барышында 120 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды.
Еш кына кибет хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган сораулар белән дә, аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары белән дә җентекләп таныша алмый. Чөнки һәр кеше, аның кайда эшләвенә карамастан, көн саен кулланучылар базарының теге яки бу хокук мөнәсәбәтләренә керә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Халык контроле” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергән гаризаларны карау кысаларында Чаллы шәһәренең гараж җәмгыятендә урнашкан сәүдә объектында тиешле документларсыз сыра һәм сыра эчемлекләре сатуны, шулай ук БДАМС системасында сатыла торган алкогольле продукциянең белешмәләре булмау фактын билгеләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Уңыш» ҖЧҖ территориясендә дежурлык үткәрде.
Кулланучылар, эшмәкәрләр, сатучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Мөслим муниципаль районында кулланучылар өчен дә, шулай ук район эшмәкәрләре өчен дә куллану грамоталылыгын арттыру һәм гамәлдәге законнарны үтәү максатыннан чыгып күчмә чаралар үткәрде.
Даруларны даруханәгә ничек кайтарырга? Мондый сорау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы "Кайнар линия" телефонына еш килә.
Эссе җәйге һава торышы тотрыклы саклана, димәк, бакча сезоны дәвам итә. Булдыклы сәүдәгәрләр моннан файдаланып, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә сыра нокталары ача башладылар. Шул ук вакытта еш кына эшчәнлек алып баручы эшкуарларны идентификацияләү турында төрле мәгълүмат, шулай ук сыра продукциясенең тәкъдим ителгән ассортиментына озату документлары юк.
Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, гражданнарга консультацияләр бирү чарасы үткәрелде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече һәм КФҮнең Әтнә районы филиалына килүчеләр катнашты.
Хәзерге вакытта сыр россиялеләр тарафыннан еш кулланыла торган «унлыкка» кергән продуктларның берсе булып тора. Сыр составында бик күп аксым (18-25%) бар, ул сыр сортына карап аерыла, шуңа күрә ул кеше организмы өчен бик кирәк. Бүгенге көндә гипермаркетлар киштәләрендә 700гә якын сыр төрен күрергә мөмкин, әмма безнең илдә яшәүче һәр кеше диярлек берничә төргә өстенлек бирә. Шуңа күрә сырларны куллану өстенлекләрен өйрәнү актуаль булып тора.