Еш кына кулланучылар заказ буенча эшләнгән җиһазны китерү вакыты үтәлмәү, кайсыбер детальләре җитмәү очрагына юлыга, ә калган әйберләрне китерү билгесез срокка сузыла. Җиһазны куллану барышында ачыкланган дефектлар шулай ук еш күренеш, шул ук вакытта җиһазны җыю барышында ачыкланган сыйфатсыз детальләрне һәм эшләнмәләрне алыштыру кулланучы өчен җитди проблема булып тора.
11.06.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре федераль челтәрнең Казан шәһәре Вахитов районында урнашкан азык-төлек кибетендә контроль чаралары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан, кәрәзле элемтә хезмәтләре сыйфатын өйрәнү максатыннан чыгып, кулланучылар арасында кәрәзле элемтә хезмәтләре буенча анкеталау үткәрелде. Респондентларга анкетада ун сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар! Сезне Россия көне белән котлыйм! Бу бәйрәм үз Ватанын яратучыларны, аның данлы тарихын һәм күп гасырлык традицияләрен олылаучы, аның лаеклы киләчәге өчен хезмәткуючыларны берләштерә. Сезгә чын күңелдән беркайчан да саекмас энергия, яңа һөнәри казанышлар, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Гүзәлия Абдуллина «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы бурычын үтәү йөзеннән, Әлмәт шәһәрендә «Инвалидлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖдә кизү торулар үткәрделәр.
2020 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М. Егорова Питрәч муниципаль районының Пимер авылында яшәүчеләр белән очрашты.
Казан территориаль органы җитәкчесе Пимер авыл җирлеге башлыгы Гиматдинов Р. Р. белән берлектә гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Минзәлә шәһәре сәүдә объектларында даими рәвештә чаралар үткәрә, аларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законның төп нигезләмәләре һәм таләпләре, аларны үтәү зарурилыгы аңлатыла.
2020 елның 10 июнендә, график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрелә. Чираттагы очрашу 2020 елның 9 июнендә Саба муниципаль районы Арташ авылында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар белән даими очрашулар үткәрә. Шундыйларның берсе Алексеевск ш.т. бистәнең «Пятерочка» кибетендә оештырылды.