ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Дәресләр, вебинарлар үткәрү, лекцияләрне читтән торып уку хәзер зур популярлык казана һәм аның үз өстенлекләре дә бар. Мондый алым үзизоляция режимы чорында актив кулланыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре үз карамагындагы муниципаль районнарда урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары белән даими рәвештә чаралар үткәрә. 

Иртәгә, 19 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны читтән торып кабул итүне WhatsApp кушымтасы ярдәмендә 8-987-296-68-93 телефон номеры аша башкарачак.


15
май, 2020 ел
җомга

12 майдан республикада мәҗбүри маскалы режим кертелде. Җәмәгать урынында битлек булмаган өчен тиешле структуралар кагыйдәне бозучыларга административ беркетмәләр төзергә хокуклы, алар нигезендә суд штраф яки кисәтү яза.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучының шәхси заказ буенча мебель ясаганда килешү шартларын бозуга бәйле булган сораулар килә. Бер очракта  җитештерү вакыты бозылган, икенчесендә размерлар килешүдә күрсзтелгәнгә туры килми, өченче очракта төсе дөрес сайланмаган. Шулай итеп, җиһазларга заказ биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә башкарылган тикшерү материалы карала.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләрен онлайн-аттестацияләү булды. Аттестация комиссиясе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аппаратының һәм территориаль органнарының 13 хезмәткәренә биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәүгә үз бәясен бирде. 

Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә телефон аша Түбән Кама кешесе мөрәҗәгать итте: «Шушы көннәрдә ирем белән сантехника җиһазы сатып алу өчен шәһәр кибетләренең берсенә кердек. Иремне кибеткә кертмәделәр, чөнки ул битлексез иде. Әмма мин сантехника җиһазын сайлый белмим. Сатучылар бернинди үтенечләргә дә бирешмәде. Мин “Шикаять һәм тәкъдимнәр” китабын сорадым, тик миңа аны бирмәделәр. Шулай ук кибеттә "Кулланучы почмагы" да юк иде. Болар барысы да сәүдә объектында булырга тиешме?».

2020 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авыл җирлегенең Өчиле авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. 

2020 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районының Өчиле авылында урнашкан хосусый эшмәкәр Р.Р. Фәйзуллинаның сәүдә объекты сатучылары өчен аңлату чарасы үткәрде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучылардан һәм сатучылардан кулланышта булган товарлар сатып алу һәм сату белән бәйле сораулар килә. Әлеге категория товарларны сату үзенчәлекләре Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре белән билгеләнгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International