ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы территориаль бүлеге белгече Яппарова Р.Д. кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-режимда кабул итә. Эштә барлык заманча технологияләр дә актив кулланыла

Атланмай – эре мөгезле терлек сөтен эшкәртү юлы белән алына торган терлек продукциясе. Бүгенге көндә Россиядә төрле сорттагы атланмайлар җитештерелә. Кибет киштәләрендә дә сайлау төрлелеге бихисап. Ә тәмле һәм файдалы атланмайны ничек сайларга соң?


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Алдау яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтү корбаны булудан ничек сакланырга?  Кулланучылар үз хокуклары турында мәктәп эскәмиясеннән үк белергә тиеш, ә алган белемнәр тормышта кирәк булачак.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларны агарту өчен нинди генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый.

Түбән кама шәһәрендәге 15 мәктәпнең 7 а сыйныф укучылары өчен беренче дәрес кулланучы хокукларына багышланган иде. Аны Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Ләйсән Фокеева оештырды. Аның алдына укучыларда хокукый тәрбия, хезмәт кешесенә хөрмәт, үз республикасына, Ватанга карата горурлык хисләре тәрбияләү бурычы куелган иде.

Татарстан Республикасының Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча икътисад куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә составында спирт булган сыеклыклар сату очрагының ике фактын ачыклаган:  «Антисептический» лосьон  һәм “Этил спирты”.

Татарстан Республикасының Казан территориаль органы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Тормышны яратучылар” клубы әгъзалары белән онлайн очрашу үткәрде.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырды.

2020 елның 5 маенда күп фатирлы торак йортларда урнашкан кафе, ресторан, барларда (зал мәйданы 20 кв метрдан артмаган) алкоголь эчемлекләре сатуны тыя торган закон гамәлгә керде. 

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны онлайн кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашу WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша оештырылды. Читтән торып үз сорауларын Яшел Үзән, Арча, Казан шәһәрендә яшәүче кулланучылар бирде. Сораулар кулланучылар хокукын яклау, үзизоляция вакытында алкоголь продукцияләрен сату өлкәсеннән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International