Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган “Кега” тарнспорт савытында җитештерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы маркировкалау буенча сынау кысаларында, “Татспиртпром” АҖ нең “Белый кремль” сыра кайнату заводы” филиалында сыра “кег”ларын махсус маркалар белән маркалау башланды.
1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Бөек Ватан сугышы ветераннарында булып, аларны якынлашып килүче Җиңү Көне белән котлады.
2020 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре ведомстводагы район мәктәпләре укучылары белән кулланучы белемен күтәрү буенча онлайн-дәресләр оештырды. Дәресләрдә Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучылары, Нурлат районындагы 4 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары, Чистай шәһәренең 4 мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Түбән сыйныф укучылары өчен дәрес аңлаешлы итеп оештырылган иде. Укучыларга РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закондагы төп терминнарны аңлаттылар.
Язгы чор үзешчән бакчачылар һәм авылда яшәүчеләр өчен мәшәкатьле вакыт, бигрәк тә дөньядагы эпидемиологик хәлнең кискенләшкән вакытында. Чәчү материаллары, җиләк-җимеш агачларын эшкәртү өчен пестицид, химикатлар, буяу материаллары һәм башкаларны тотып карап сатып алу мөмкинлеге кыенлашты. Бу вакытта безгә товарларны дистанцион сатып алу өчен Интернет челтәре ярдәмгә килә.
2020 елның 28 апрелендә Татарстан Ресспубликасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча ЭЭИ коррупциягә каршы һәм икъдисад куркынычсызлыгы хезмәткәрләре белән берлектә «Жигулевское в розлив» сырасын контроль сатып алу үткәрде.
2020 елның 29 апреле.
Казан шәһәре.
Онлайн режимда профилактик (гавами) чара.
Казан территориаль органында 2019 елга эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү мәсьәләләре буенча гавами тыңлаулар узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.
2020 нче елның март аенда алкоголь базарының торышы турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.
Яңа коронавирус инфекциясе таралау куркынычы вакытында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Ришат Нәфыйков гражданнар кабул итүне онлайн рәвештә дәвам итә. Эшләү вакытында видеоконференция элемтәсе, кесә телефоны, электрон почта, телефон кебек заманча технологияләр кулланыла.
2020 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина практик һәм консультатив ярдәм күрсәтү йөзеннән ZOOM аралашу платформасында Саба районы Сатыш авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен, авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин катнашында онлайн-семинар үткәрде.
Татарстан Республикасында 2020 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2020 ндә дөнья күргән 122 номерлы карары нигезендә, “кега” тарнспорт савытында җитештерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы маркировкалау буенча сынау (алга таба – Сынау) башланды.