ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

2020 елның 7 маенда юридик һәм социаль фәннәр бүлеге өлкән курс студентлары белән онлайн-семинар үтте. Әлеге чара КФУның Яр Чаллы институты гражданлык хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы белән берлектә, юридик дисциплиналар кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты Розалия Гайфетдинова тәкъдиме белән башкарылды.  Семинарның темасы “Россиядә дстанцион рәвештә товар сатып алу үзенчәлекләре” дип аталды.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Үзизоляция вакытында эш һәм укуны ничек көйләргә икәнлеген вакыт өйрәтә. Менделеевск районында, кулланучылар хокукын яклау нигезләрен өйрәнергә теләгән укучылар өчен шәхси онлайн-дәресләр оештырыла. 

Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итмичә үткәрелгән контроль чаралары дәвамында, Татарстан Республикасы Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 6 маенда, Чистай шәһәре, Тукай урамында урнашкан сәүдә объектында алкоголь продукциясен сату вакыты үтәлмәү фактын ачыклаган: сатучы 9 сәг 05 минутта сыра сата.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге  хезмәткәрләре “Изгелек” үзәгендә  даими рәвештә кулланучылар хокукын яклау темасына чаралар үткәрә. Кайсебер чикләүләр сәбәпле “Изгелек” үзәге хәзер халыкны кабул итми. Әмма бу кулланучылар хокукын яклау буенча мәгълүмат җиткерү туктатылды дигән сүз түгел

Хәзер һәркем дә үз хокукларын яклый алырлык белемле кулланучы була ала. Белемнәрен арттырырга теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Кукмара районы 4 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары белән онлайн-дәрес үткәрде.  


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 1 маеннан 5 маена кадәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре белән берлектә барлык муниципаль берләмлекләрдә дә түбәндәге юнәлешләр буенча контроль чаралары үткәрде: 

Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Яппарова Р.Д. Әгерҗе районында эшмәкәрләр өчен кулланучылар хокукын бозуны профилактикалау, практик һәм консультацион ярдәм күрсәтү буенча онлайн-семинар үткәрде. 

Covid-1 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре укучылар белән читтән торып видеоконференцияләр оештыра. Шулай итеп, 30 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеч-эксперты Алла Нуртдинова Лениногорск шәһәре 4 һәм 12 урта белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән элемтәгә чыкты.

Үзизоляция режимы – кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә белемнәрне арттыруга киртә була алмый. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ведомствога караган муниципаль районнарда укучылар белән чаралар үткәрүне дәвам итә.  


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Әлеге бәйрәм тынычлык, шәфкатьлелек, бердәмлек һәм киләчәккә якты өметләр билгесе булып тора. Ул безне берләштерә, йөрәкләребезне җылылык, шатлык һәм бәхет белән тулыландыра. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык, шәфкатьлелек һәм иминлек телим. Илебез күге һәрвакыт якты булсын!

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International