Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары буенча территориаль бүлеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы халкына Лениногорск шәһәренең туризм продукты (туризм юлламалары) сатучы туристлык оешмалары вәкилләре белән очрашу оештырды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Нуртдинова Алла катнашты.
Лениногорск шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медальләр тапшыру тантанасы узды. Барлыгы 25 кеше – тыл ветераннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары чакырылган иде.
Чәчтарашханә хезмәтләре – оешма белән клиентның турыдан-туры багланышка керүе, шулай ук клиентның зәвыкъка һәм гигиенага бәйле ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә оешманың эшчәнлек нәтиҗәсе.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау буенча программа чараларын үтәү кысаларында ведомство карамагындагы районнарда яшәүчеләр өчен кулланучы законнарының аеруча актуаль мәсьәләләре буенча лекцияләр һәм кизү торулар оештыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә: 2020 елның 20 нче гыйнварында Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт белән төзелгән 1 номерлы килешү, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 18 нче февралендәге 122 номерлы карары нигезендә, 2020 елның 1 нче апреленнән башлап республика территориясендә «кега» транспорт савытында китертелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы мондый продукция әйләнешен күзәтүне идентификацияләү чаралары белән маркалау буенча эксперимент (алга таба – Эксперимент) уздырыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, шәхси эшкуар белән очрашу оештырды. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен, 15 нче март көнне билгеләп үтелә, 2020 елда бәйрәм шигаре – «Рациональ кулланучы».
Икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, чөнки икмәк социаль әһәмиятле товар булып тора. Татарстанда (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында) бодай, шулай ук арыш һәм арыш-бодай икмәгенә иң түбән бәяләр саклана.
2020 елның 4 нче мартында Балтач муниципаль районы Балтач урта мәктәбендә, Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, өлкән сыйныф укучылары арасында хокукый викторина үткәрелде. Викторина Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән һәм өлкән сыйныф укучыларының хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында «Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Әлмәт төбәк бүлегендә, шулай ук «Әлмәт инвалидлар җәмгыятенең өйрәнү-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖнең ике бүлекчәсендә кизү торды. Өч бүлек тә Әлмәт шәһәрендә урнашкан.