ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина Минзәлә шәһәрендә «Галстуксыз очрашу» дип аталган чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт савытында китертелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха эчемлекләрен маркалау буенча үткәрелә торган экспериментның төп моментлары турында хәбәр итте.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлеге белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу үткәрде. Аларның өйләренә бардылар. Очрашу вакытында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларның хокуклары бозылуга юл куймау һәм кисәтү максатында системалы рәвештә консультация-аңлату эшләре алып барыла. Әлеге эш кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, консультацияләр, белем бирү семинарлары оештыру һәм үткәрү, мәгълүмати хатлар җибәрү юлы белән үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында консультация пунктында гражданнарны кабул итте.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 37 нче «Мода һәм Стиль. Казан-Яз» махсуслаштырылган күргәзмәсендә кизү тору оештырылды, әлеге чара Казан Ярминкәсе территориясендә быелның 4-8 март көннәрендә уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе "Ышаныч телефоны” эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар.
2 нче март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә Казан шәһәрендә эшли торган барларның берсендә алкогольле продукция, атап әйткәндә, товар-транспорт кәгазьләре, ярашлылык турында декларациясе булмаган, шулай ук БДАМС системасында да теркәлмәгән сыра сатылу фактын билгеләде.
Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре Совет районы сәүдә объектларының берсендә яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату фактын билгеләде. Әйләнештән алынган сыра һәм сыра продукциясенең гомуми күләме 2,7 литр тәшкил итте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, агымдагы елның 3 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Е.К. Сазонова, Тәтеш шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Клавдия Емельян кызы Созонова янына бардылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Державино авыл җирлегендәге гражданнар өчен чираттагы мәртәбә күчмә кабул итү үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә гамәлгә ашырыла.