ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 27 нче февралендә "Арзан" сәүдә үзәгендә җирле эшкуарлар һәм кулланучылар өчен профилактик чара, консультация өстәле уздырды һәм кизү торды. Биредә кулланучыларның һәм эшкуарларның хокукларын бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Фикер алышуларда иң күп сораулар тиешле товарларны кире кайтару һәм алыштыру, шулай ук яраксызга чыгарылган товар өчен акчаны кире кайтару срокларын бозуга кагылышлы иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына А. исемле гражданка кулланучы таләпләрен үтәүдән баш тарткан сатучыга карата шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. Ачыкланганча, 2018 елның 1 нче декабрендә гражданка кибеттә газ белән су җылыта торган 6700 сумлык "Roda" җайланмасын сатып алган. Товарның гарантия срогы 24 ай тәшкил итә. Әмма 2020 елның гыйнварында товарда җитди җитешсезлекләр ачыкланган, ә атап әйткәндә: бик озак та эшләмичә колонка сүнә башлаган һәм озак вакыт дәвамында кабынмаган. Товарда җитешсезлекләр гарантия срогы дәвамында барлыкка килгәнгә күрә, сатып алучы кимчелекләре булган товарны алыштыру турында таләп иткән. Әмма сатучы товарны алыштырудан баш тарткан, ул моны товарның техник яктан катлаулы булуы белән аңлаткан һәм андый очракта, сатып алганнан соң 15 көн узгач, бары тик гарантия ремонты гына булырга мөмкин, дигән.
"Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында" 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номеры РФ Хөкүмәте карары һәм продукцияне алып чыгу һәм юк итүгә кабул итү кирәклеге буенча тиешле гаризалар нигезендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 890 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне Росспиртпром вәкилләренә тапшырды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контрольлек бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Түбән Кама кибетләренең берсендә законсыз рәвештә хәмер сатылу очрагын ачыклады. Халыктан килгән күпсанлы шикаятьләр белгечләр өчен тикшерү белән урынга чыгарга җирлек булды. Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан сәүдә ноктасында лицензиясез генә алкогольле эчемлекләр сатылып яткан, өстәвенә, хезмәткәрләр киштә астыннан "фанфурик"ларны да табып алды. Янәшәдә генә, сәүдә объектында, "Аяк киемнәрен төзәтү" дигән язу астында белгечләр шулай ук хокук бозу очрагына тап булды – биредә законсыз рәвештә спиртлы сыекча белән сату иткәннәр.
2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кабат "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә булды.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 26 февраленнән 1 мартына кадәр биредә балык тоту, ау һәм актив ял өчен "Балыкчы. Аучы" дигән 14 нче махсуслаштырылган күргәзмә-товарлар ярминкәсе үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов хакимият органы ветераннары Әсхәт Сәлахиевка һәм Людмила Певневага ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билгеләр тапшырды.
Кичә Түбән Камада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контрольлек бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, зур партияле "фанфурик"лар әйләнешенә чик куйды. Рейдка алар Төзүчеләр проспекты буенча 4 номерлы йортта яшәүчеләрнең күпсанлы шикаятьләреннән соң чыкты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы эстафетада катнашты. Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннарын һәм хезмәттәшләрен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә балык тоту, ау һәм актив ял өчен "Балыкчы. Аучы" дигән 14 нче махсуслаштырылган товарлар күргәзмә-ярминкәсе уза. Әлеге чара балыкчылар һәм аучылар, актив ял, су астында аулау һәм дайвинг яратучылар, шулай ук балык тоту, ау өчен яңа кирәк-яраклар белән кызыксынган кешеләрнең барысы өчен дә очрашу урыны булып тора. Күргәзмәгә Россиянең төрле төбәкләреннән белгечләр һәм һәвәскәрләр килгән, алар күргәзмәгә килгән кунакларга кышын һәм җәен балык тоту өчен инвентарь, эксклюзив калкавычлар, балыклар өчен ризыклар, махсус кием-салым, аяк киеме, каз һәм үрдәк өчен алдавыч җим, балык тоту, ау һәм туризм өчен пычаклар, рюкзаклар, кылычлар, күп кенә башка әйберләрне тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат җиткерү-аңлату эше кысаларында, "МТЗ-Татарстан" сәүдә-җитештерү компаниясе ҖЧҖнең Алабуга махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан җәмәгать туклануы объектында булып кайтты.