Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
Сезне якынлашып килүче 2020 ел белән котлыйм!
Киләсе ел уңышлы һәм нәтиҗәле, яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар елы булсын. 2020 елда сезнең барлык изге теләкләрегез чынга ашсын һәм ул зур уңышлар елы булсын! Сезгә күңел җылысы, өйләрегездә ямь, зур бәхет телим!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе – Җәүдәт Әхмәтханов.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үз хезмәт эшчәнлекләре кысаларында кулланучылар базарында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән генә түгел, ә турыдан-туры җитештерүчеләр белән дә хезмәттәшлек итә – атна саен Татарстан Республикасында җитештерелгән халык кулланышы товарларының, шул исәптән алкогольле продукциянең тәкъдим ителүенә мониторинг уздырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре җитештерелә торган продукция ассортименты һәм технологик процесс белән танышу максатларында, «Белый Кремль» сыра кайнату заводында булды.
«Халык контроле» системасы эше төрле социаль өлкәләрдә, шул исәптән алкогольле продукция әйләнеше, сату, җитештерү өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Казанның Идел буе районындагы, Павлюхин урамында спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турында мәгълүмат керде. Гаризада административ хокук бозу турында эш кузгату һәм административ тикшерү үткәрү өчен җитәрлек мәгълүмат бар иде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында «Кулланучыларның хокукларын яклау» темасы буенча 2019 елгы республика олимпиадасы призерларын котлау булды.
Укучылар «Кулланучы грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органыннан Чирмешән, Түбән Кама һәм Зәй муниципаль районнарында «Кулланучыларның хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасының призерлары һәм номинантлары булган мәктәп укучыларын хөрмәтләделәр.
Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чирмешән районы Күтәмә мәктәбе укучысы Кирилл Миронов 1 дәрәҗә дипломга лаек булды, Зәй шәһәренең 2 нче мәктәбе укучысы Анастасия Горева, Түбән Кама шәһәренең 2 нче гимназиясе укучысы Илзирә Нуртдинова төрле номинацияләрдә җиңү яулады.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе әгъзалары утырышы узды. Белгечләр 12 үрнәктәге күбекле ак шәрабны бәяләде, аларның 7се - Франция, Италия, Испания, Аргентина, Люксембургта җитештерелгән брют һәм 5се - Италиядә чыгарылган Асти үрнәге.
Республика халкының күбекле һәм шампан шәрабына ихтыяҗы, нигездә, читтән кертелә торган продукция хисабына канәгатьләндерелә, аның өлешенә барлык сату күләменең 99% туры килә.
26 декабрьдә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә шәһәр һәм районның бизнес вәкилләре район башлыгы Тимур Нагуманов һәм шәһәр прокуроры Дамир Яфизов белән очраштылар. Очрашуга күзәтчелек, контроль органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева да килде, бизнес вәкилләренең аңа сораулары күп иде. Яңа ел алды очрашуы киләсе елда эшкуарлар һәм хакимият арасындагы хезмәттәшлек өчен чираттагы башлангыч нокта булды.
Әгәр дә яшь һәм сәламәт кешеләргә массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда Интернет аша үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табу җиңел булса, өлкән яшьтәге яисә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, кирәкле мәгълүмат булмау сәбәпле, юлларында киртәләргә еш юлыга. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз бәлаләре белән ялгызлары калырга тиеш түгел, бу җәһәттән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча актуаль мәсьәләләр буенча ачык диалогта фикер алышырга мөмкин булган очрашулар зур роль уйный.
Алабуга муниципаль районының 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Аделина Баутина "Кулланучы грамоталылыгын күтәрүдә тырышлык һәм үҗәтлек өчен" номинациясендә грамота һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Миллионлаган россиялеләр кулланучылар ролендә чыгыш ясый, ә РФ законнары аларга тулы кыйммәтле мәгълүмат алу, ирекле сайлау, куркынычсызлык, зыянны кайтару, сәламәт тышкы мохит хокукын тәэмин итә. Кызганычка каршы, күпләр физик затларның (кулланучыларның) гамәлдәге хокуклары турында белми яки аларны куллана белми, ә бу финанс югалтуларга китерә.