«Балык - акыл ризыгы», - дигән борынгылар. Заманча диетологлар күзлегеннән исә, балык - бик яхшы аксым чыганагы. Белгечләр рационга атнага 2-3 тапкыр балык һәм диңгез ризыкларын кертергә киңәш итә. Барыбызның да балыкның файдасы турында ишеткәне бар, әмма Россиядә, башка алга киткән илләр белән чагыштырганда, аны азрак кулланалар. Россия Медицина фәннәре академиясе тәкъдим иткән балык һәм балык ризыкларын куллануның физиологик нормасы - елына 24 килограмм. Бу күрсәткеч буенча безнең илдә куллану нормага туры килми әле: Россия Федерациясе буенча, гомумән алганда, 2018 елда ул бер кешегә 18 килограммнан артмаган. Балыкны куллануга кулланучыларның гастрономик һәвәслеге генә түгел, бәя аспекты да йогынты ясый – балыкларның кызыл сортлары кыйммәт. Куллану сыйфаты һәм уңайлылыгы да мөһим факторлар булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә кулай бәяле, өстәмә эшкәртү таләп итми торган ризыклар яхшы сатыла: тиресе һәм кылчыкларыннан чистартылган филе-кисәкләрдән яки кисәкләрдән торган пресервалар һәм табынга куелырга әзер башка ризыклар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эш төркеменең быел соңгы утырышы булды.
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек итү чараларын үткәрү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре 2019 елның 22 декабреннән 23 декабренә каршы төндә Авиатөзелеш районында урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә ябык тарада сыра сату фактын ачыклады.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыкларының 2019 ел өчен йомгаклау киңәшмәсе уза.
Җәүдәт Әхмәтханов 2019 елда Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт каршындагы эксперт советы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт каршындагы алкоголь продукциясе базарларында конкуренцияне үстерү мәсьәләләре буенча эксперт совет эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Монополиягә каршы федераль хезмәт каршындагы алкогольле продукция базарларында конкуренцияне үстерү мәсьәләләре буенча эксперт совет эш төркеменең өч утырышында катнашты.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнашу өчен теркәлгән тугыз меңнән артык югары сыйныф укучысының 3069ы Әлмәт территориаль органына караган районнар укучылары иде.
Катгый, әмма гадел көрәштә номинацияләр буенча нибары 37 кеше җиңүче булды, аларның өчесе - Әлмәт территориаль органы буенча.
«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм гамәли күнекмәләр булдыру максатыннан чыгып, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен республика олимпиадасы үткәрелә.
Бүген Казан шәһәре Киров районының 151нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада җиңүчесен хөрмәтләделәр.
Барлык бәйгеләр нәтиҗәләре буенча «Кулланучы грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә 9А сыйныфы укучысы Мария Мөҗипова җиңүче дип танылды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов 1 нче лицейның 8 Б сыйныфы укучысы Наталья Волостновага грамота тапшырды. Наталья кулланучылар хокукларын яклау буенча җиденче олимпиада призеры булды.
Александр Панов аңа укуларында уңышлар, яңа җиңүләр, көндәлек тормышта кулланучылар законнары өлкәсендәге белемнәреннән оста файдалана алуын теләде.
Бүген Лаеш муниципаль районының Ташкирмән гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада җиңүчесен хөрмәтләү тантанасы булды. Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча 9 сыйныф укучысы Вероника Кузнецова «Олимпиадада актив катнашкан өчен» номинациясендә җиңүче дип танылды.
Тантаналы шартларда призерга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов исеменнән грамота, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре «Ак кремль» сыра кайнату заводында булды.
«Ак кремль» - 2018 елда Чистайда сафка бастырылган Россиядәге иң заманча сыра кайнату заводы. Предприятиенең куәте елына 20 млн. декалитр сырага исәпләнгән. «Ак кремль», «Иске Казан», «CZ», «Кама», «Жигулевское» сыраларының сортлары Россия кулланучысының тәм өстенлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән.