ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Сарман муниципаль районы хакимиятенең зур утырышлар залында район Советының чираттагы атналык утырышы узды.  Анда дәүләт учреждениеләре, көч структуралары, коммуналь комплекс оешмалары, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Киңәйтелгән оператив киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин үткәрде.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе  барлык территориаль органнарда һәм аппаратта кизү тору оештырылачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар линия» се - 8 (843) 278-92-79 - тәүлек буе эшли торган режимда алкогольле продукцияне сату өлкәсендә хокук бозулар турында шалтыратулар кабул итә. Бәйрәм көннәрендә балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатуга, «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы продукция сатуга, төнлә алкоголь продукциясен сатуга аерым игътибар биреләчәк. Элек шикаятьләр килгән сәүдә объектлары да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак.  

Арча муниципаль районы Арча 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында тантаналы шартларда мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылары каршында «Кулланучылар хокукларын яклау» республика олимпиадасының «Кулланучы грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә уңышлары өчен» номинациясендә призерына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 11 сыйныф укучысы Булат Зәйнуллин һәм призерның укытучысы Ильмира Нурмөхәммәтова үз бүләкләрен алды.

Яшел Үзән районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада елдан-ел актив катнаша. Биш ел дәвамында районның 6 укучысы 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, төрле номинацияләрдә призерлар булды. 2019 елда олимпиадада районның 7 мәктәбеннән 209 укучы катнашты. Икенче этапка - 29, өченче этапка 3 катнашучы үтте. Ике катнашучының Нурлат урта мәктәбеннән  һәм бер катнашучының ТР Яшел Үзән муниципаль районы 14 нче лицееннан булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Тәтеш районында яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Иртәнге сәгать җидедән район халкы яңа ел табынына азык-төлек сатып алырга ашыкты. Ярминкәдә яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык продукциясе, яңа тотылган балык һ.б. ларны күрергә мөмкин иде. Биредә шулай ук урман гүзәлләре: нарат һәм чыршылар сатылды. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен сатып алучыларны тапса, халык, үз чиратында, кулай бәяләрдән югары сыйфатлы экологик чиста продукцияле булды. 

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетында 2019 елда Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы призерларын бүләкләү булды.

II дәрәҗә диплом, олимпиада кубогы, медаль һәм кыйммәтле призлар белән 2 нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Адель Гришин бүләкләнде.

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм гамәли күнекмәләр булдыру максатыннан чыгып, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен республика олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта уза.

2019 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустация залында Алкогольле продукция буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган чемердәп торган шәрабләр тикшереләчәк.

Балалар өчен яңа ел - ул чып-чын әкият. Һәр бала Кыш Бабайдан төрле тәм-томнардан гыйбарәт зур бүләк алырга тели.

   ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сыйфатсыз товар алып, бәйрәм ямен җибәрмәс өчен ата-аналарга татлы бүләкне дөрес сайларга булышачак. Беренче чиратта төргәккә, ягъни аның бөтенлегенә игътибар итәргә кирәк, эчендәге тәм-томнар тышкы йогынтыдан яхшы сакланырга тиеш, төргәк ябык, сытылмаган һәм деформацияләнмәгән булырга тиеш.

Теләче муниципаль районында хакимият бинасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы призерын бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов Теләче районына олимпиада призерын хөрмәтләү өчен килде. Бүләкләү тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты. Фәннур Хамматов 2013 елдан башлап олимпиада нәтиҗәләре турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International