ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2019 ел
җомга

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы 2013 елдан бирле үткәрелә. Буа районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадаларда актив катнаша. Шунысы куанычлы, 2013, 2016, 2017 һәм 2019 елларда ТР Буа шәһәрендәге 2 нче лицейның 5 укучысы олимпиаданың төрле номинацияләрендә җиңүче булды. Җиденче республика олимпиадасында Буа районының 15 гомуми белем бирү мәктәбеннән 218 укучы катнашты. Олимпиаданың икенче этабына 22 укучы узды, эссе язганнан соң Буа шәһәренең 2 нче лицееннан ике  укучы калды.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә мәнфәгатьләр каршылыгы турында лекция узды. Лекцияне Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин үткәрде.

Бүген Питрәч районы Башкарма комитетында 2019 елның 11 ае йомгаклары буенча Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы М.И.Егорова, Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы,  Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге, район мәгариф бүлеге, район үзәк хастахансәе, суд приставлары хезмәте бүлеге вәкилләре, шулай ук Алкоторг, «Белый Кремль» ААҖ, «Булгарпиво» ААҖ,«АБ ИнБев-Эфес» АҖ вәкилләре катнашты.

Бүген Казан шәһәре Киров районының 15 нче татар гимназиясендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада җиңүчесен хөрмәтләделәр. Олимпиаданың барлык турлары нәтиҗәләре буенча III дәрәҗә диплом, шулай ук кыйммәтле призлар һәм бүләкләр белән 11 сыйныф укучысы Адилә Латыйпова бүләкләнде. Бүләкләү тантанасын Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шаһидуллин үткәрде.

Олы Тархан урта мәктәбе укучылары биш ел дәвамында кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнаша. Бу вакыт эчендә 10 укучы ел саен төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре 2019 елгы призерны бүләкләү тантанасын үткәрде. «Кулланучы белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә 11 сыйныф укучысы Виктория Пелькина  призер дип танылды. Аңа грамота һәм бүләк тапшырылды. 

Бүген Татарстан Республикасы Питрәч районының 1 урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада призерын бүләкләү тантанасы булды.

Исегезгә төшерәбез, олимпиаданың йомгаклау этабына бөтен республикадан 94 укучы узды. Быел конкурсның йомгаклау этабы Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Урта Аты авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә гражданнарны кабул итте.

Гадәттәгечә, узган ел ахырында без нәтиҗәләр ясыйбыз: иң якты вакыйгаларны, мөһим казанышларны, уңышларны һәм җиңүләрне искә алабыз. Бу шәхси генә түгел, эш мәсьәләләренә дә кагыла.

Күптән түгел Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ДБУ, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсына йомгак ясады.


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре һәм Түбән Кама шәһәренең бер кибете вәкилләре түгәрәк өстәл артына җыелды. Сәүдә челтәре администрациясе, кулланучыларның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен ачыклау һәм фаразлау өчен базар тенденцияләрен һәм үзгәрешләрен даими күзәтеп бара, шуңа күрә сәүдә өлкәсендәге белемнәрен «яңарту» өчен белгечләрне беренче тапкыр гына чакырмый. Чара барышында сораулар күп бирелде, чөнки кибеттәге товарлар ассортименты төрледән-төрле.

Бүген Казанның 159 лицеенда тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 8-9 сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуның максаты - кулланучы хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүче Сергей Ильинны бүләкләү. Олимпиада вакытында Сергей кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә искиткеч белемнәрен күрсәтте. Җәүдәт Әхмәтханов Сергейга медаль, җиңүче дипломы һәм приз тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International