ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казан шәһәре Совет районының 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча чираттагы олимпиада призерларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге мәктәпнең 8Д сыйныфы укучысы Руслан Гыйниятов «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә олимпиада призерларының берсе.

Бүген Балтач муниципаль районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аны булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Комиссия утырышы эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов бүген кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүче һәм призер белән очрашты. Бүләкләү тантанасы Балтач муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында, район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында узды.

"Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы тәмамланды. Олимпиадада 8-11 сыйныфта белем алучы барлыгы 9441 укучы катнашты, шуларның 163е - Балык Бистәсе муниципаль районыннан.

Олимпиаданың 1 этабы  www.tatzpp.ru сайтында тест рәвешендә дистанцион узды. 2 этап та дистанцион үтте, укучылар кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле темага эссе язды. Олимпиаданың турыдан-туры йомгаклау этабында Олы Мәшләк урта урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Елена Кутузова призер булды һәм 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Әтнә муниципаль районында яшәүчеләрнең азык-төлек ярминкәләре белән кызыксынуы елдан-ел арта бара. Бу иртәнге сәгать тугызда район үзәге мәйданында халык шау-гөр килә башлауга ук билгеле булды. Ярминкәдә яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык продукциясе һәм башка бик күп әйберләрне күрергә була иде. Җитештерүчеләр үз товарларын сатып алучыларны тапса, халык, үз чиратында, экологик чиста продукциягә тиенде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Әлмәт районы сәүдә объектларының берсендә «Вода минеральная Письмянская» этикеткасы белән 0,5 литрлы пластик шешәгә тутырылган спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Әтнә районында сәүдә объекты сатучылары өчен семинар-укулар үткәрде. Объект территориясендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар (парфюмерия-косметика товарлары, көнкүреш химиясе товарлары, шәхси гигиена әйберләре) сатыла.

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм куланучының дөрес тәртибе гамәли күнекмәләрен формалаштыру кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен  республика олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта үткәрелә.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 номерлы "Ресурс" лицеенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиадада җиңүче баланы бүләкләү тантанасы булды.

Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында спартакиада тәмамланды. Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы баскетбол буенча соңгы матчта катнашты. Егетләр РФ Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе командасына каршы көч сынашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов җитәкчелегендәге команда спортның барлык төрләре буенча 32 команда арасында 14 урынны алды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International