Инвалидлар декадасы кысаларында Алексеевск районы мәдәният йорты фойесында интерактив мәйданчык эшләде, анда иҗади мастер-класслар, өстәл спорт уеннары буенча мини-ярышлар, балалар өчен рәсем күргәзмәсе узды, осталык һәм кул эшләре буенча ярминкә эшләде, осталар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар иде.
Инвалидлар бәйрәмнең җылы, дустанә атмосферасында үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләшә, шатлыклары һәм кичерешләре белән уртаклаша алды. Чарада катнашучыларга, шул исәптән кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дә, белгечләрдән консультация алу мөмкинлеге тудырылды.
Авиатөзелеш районы территориясендә контроль-инспекция чаралары үткәрү барышында Казан территориаль органы хезмәткәрләре игътибарын Беломорская урамында урнашкан стационар булмаган объект җәлеп итте, анда сыра һәм сыра эчемлекләре белән сәүдә итү тулы куәтенә алып барыла иде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Эльвира Милочкина, хокукый белем дәрәҗәсен арттыру максатыннан чыгып, Зәй шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән 9 нчы мәктәбе һәм 2 нче номерлы Зәй урта мәктәбе укучылары белән "Кулланучы белемнәре. Кулланучы хокуклары" дигән темага семинар уздырды. Чара барышында түбәндәге бурычлар хәл ителде: укучыларны "Закон", "Хокуклар", "Бурычлар" кебек төшенчәләр, РФ Гражданлык кодексы белән таныштыру; укучыларның кулланучының төп хокуклары һәм бурычлары турындагы белемнәрен гомумиләштерү; сатып алучы, сатучы һәм җитештерүче җаваплылыгына игътибарны юнәлтү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары белән чираттагы дәрес үткәрелде.
Автокаланың җәмәгать туклануы биналарының берсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан товар озату документлары булмаган сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Моннан тыш, әлеге продукция турындагы мәгълүмат БДАМС системасында да теркәлмәгән, ә бу исә законны бозу булып тора.
Инвалидлар декадасы кысаларында һәр кешенең хокукларын тулысынча һәм тигез үтәүгә, инвалидларның җәмгыять тормышында тулы канлы катнашуына басым ясалды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Балтач муниципаль районындагы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ялгыз картлар һәм инвалидларны карый торган социаль хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрде.
Түбән Кама Дәүләт алкоголь инспекциясе ялган алкогольле продукциянең чираттагы партиясен утильләштерүгә җибәрде. Бу юлы Иваново өлкәсендәге махсуслаштырылган полигонга 750 литрга якын контрафакт продукция илтеләчәк.
Шәһәрнең сәүдә нокталарыннан йөзләгән шешә коньяк, аракы һәм сыра әйләнештән алынды. Аларның хуҗалары күзәтчелек органнарына товарның сыйфатын раслаучы документацияне тапшыра алмады. Шуңа күрә дә савытлардагы сыеклыкның нәрсә булуын беркем дә ышанып әйтә алмый. Анда теләсә нәрсә, шул исәптән метил спирты да булырга мөмкин, ә аның бер стаканы кешене якты дөнья белән хушлаштырырга мөмкин.
Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәгендә фойеда иҗади эшләр күргәзмәсе, ярышлар һәм конкурслар оештырылды, аларда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов, чарага килгән кешеләр – көчле рухлы, дип билгеләп үтте. Алар барысын да булдыра – кул көрәше буенча дөнья чемпионы булалар, спектакльләр куйганда профессиональ актерлардан бер дә кимен куймыйлар, музыка коралларын үзләштерәләр, шигырьләр язалар, көчле булып, тормыштан ямь таба беләләр.
Түбән Камада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Корабельная урамындагы сәүдә үзәкләренең берсендә контрольлек чарасы үткәрде. Кечкенә генә павильонда сатучы кеше сатып алучыга ике төрле билгеләнештәге спиртлы сыеклык салынган флакон сатты. Башта сатучы ханым, хуҗалык тауарлары гына сатам, дип ышандырып, закон бозу фактын кире какты. Ләкин кире кагып булмый торган дәлилләр аркасында аңа барыбер дөреслекне ачарга туры килде. Намуссыз сатучыда 8 "фанфурик" табып алынды.
Бүген суд приставлары, Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вазыйфаи затлары тарафыннан язылган штрафларны түләттерү буенча рейд үткәрде. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Штраф түләмәүчеләр арасында – алкогольле продукцияне сату вакытындагы чикләмәләрне үтәмәгән, яраклылык вакыты узган һәм лицензиядән башка алкогольле продукция сатуны гамәлгә ашырган затлар.