Сатучыларның һәм халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Р.Г. Габдрахманова сәүдә объектында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре буенча семинар-уку үткәрде.
Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозу очракларын ачыклау барышында легаль булмаган әйләнештәге алкогольле продукция, кагыйдә буларак, сатудан алына.
Чаллы территориаль органы коллективы күп еллар дәвамында тупланган традицияләргә зур хөрмәт белән карый. Бу бәйрәм көнендә коллектив, традиция буенча, Чаллы территориаль органының беренче җитәкчесе – Певнева Людмила Николаевнаны һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге белгече Бәдретдинова Фирүзә Хаҗгали кызын тәбрикли.
Гарантия срогы дәвамында, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатучыга теләсә нинди таләпне белдерергә мөмкин. Е. исемле гражданин да шулай уйлаган һәм халык телендә "болгарка" дип йөртелә торган сыйфатсыз шомарткыч машина өчен сатучыдан акчаны кире кайтару турында таләп иткән. Әмма сатучы кулланучыга акчаны кире кайтарудан баш тарткан һәм гарантия ремонтын үткәрергә тәкъдим иткән. Кулланучы моның белән килешмәгән һәм, ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итте.
Көзге календарьда гадәти булмаган дата бар, өлкән буын кешеләренә йөрәктән чыккан тирән рәхмәт сүзләрен әйтеп, аларга махсус игътибар биреп һәм ихтирам күрсәтәсе килгән ул көн – 1 нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Юкка гына бу көнне көзен билгеләп үтмиләрдер, яфраклар шау-шу килеп җиргә коелган дәвердә, табигать гүзәл тынлыкка чумган бер мәлдә зирәклек һәм өлгергәнлек турында уйга каласың.
Бүген гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау" республика олимпиадасының II этабы башлана. Олимпиаданың икенче этабына узган 948 кеше иҗади эшләр әзерләргә, ә атап әйткәндә тәкъдим ителгән темаларның берсе буенча эссе язарга тиеш
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов "Алтын хезмәттәшләрен" халыкара Өлкәннәр көне белән котлый.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан итте. Бу хактагы Указга 2019 елның 25 сентябрендә кул куелган. Республиканы торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында чараларны әзерләү һәм уздыру оештыру комитетына йөкләнгән. ТАССР 1920 елның маенда оеша.
Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты ТР Актаныш районының Уразай урта мәктәбендәге 6-7 сыйныф укучылары белән чара үткәрде.
Укучылар игътибарына үз хокукларыңны һәм якыннарыңның хокукларын яклау белән кызыксыну максатында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнар тәкъдим ителде.
Әлки муниципаль районының мәдәният йорты бинасында 2019 елның 30 сентябрендә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.В. Йосыпов җитәкчелегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Чарада ведомствоара комиссия әгъзалары, шулай ук "Алкоторг" ҖЧҖ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм алкогольле продукция сатучы хуҗалык итүче субъектлар катнашты.