ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың эчке базарында халык куллана торган товарларның бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг ясау ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп функцияләренә керә.

РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карары белән бәяләре махсус контрольдә булган социаль әһәмиятле – кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм туклану базарында намуслы конкуренция булдыру өчен үзләренә карата чик дәрәҗә ваклап сату бәяләре куелырга мөмкин булган товарлар исемлеге билгеләнгән


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Лаеш муниципаль районының Сокуры авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча кабул итү график нигезендә гамәлгә ашырыла

2019 елның 1 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Апас һәм Буа районнарында гражданнарны урынга чыгып кабул итте

Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә үз эшчәнлеген башкаручы хуҗалык итүче субъектлар өчен сыра һәм алкогольле эчемлекләр сату күләмнәре турында квартал саен декларацияләр тапшыру срогы тәмамланды

"Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эше Татарстан Республикасы Президентының "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы турында" 2012 елның 1 июнендәге ПУ-408 номерлы Указын үтәү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 августындагы 676 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Гражданнар килеп чыккан төрле проблемалар турында хәбәр итә, шулай ук башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә ярдәм итә ала


6
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 5 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге һәм Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге тарафыннан Казан шәһәре, Тихорецкая урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан шәхси эшкуар И.А.Климовскаядан сыраны ваклап сатып алу буенча контроль чара үткәрелде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы М.И.Михеева эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре белән берлектә Лениногорск муниципаль районы Глазово авыл җирлегенең Үрнәк-Күмәк авылында урынга чыгып гражданнарны кабул итте

2019 елның 5 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Л.И.Абдуллина кулланучылар базарында халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру һәм хокук бозуларны киметү максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Иске Кырлай авылында гражданнарны кабул итте

Әгәр сез спорт белән шөгыльләнергә җыенсагыз, Сезгә спорт аяк киеме һәм киемнәре кебек спорт товарлары сатып алырга кирәк булачак. Аяк киеменә зур игътибар бирергә кирәк. Спорт аяк киеме, һичшиксез, сыйфатлы һәм уңайлы булырга тиеш, аны сатып алганда экономияләү турында уйларга ярамый

2019 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате буенча уздырылган административ тикшерү кысаларында Чистай районының Байтирәк авылында урнашкан кибеткә юл тотты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International