ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп нормалар һәм кагыйдәләр, кадрлар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче предприятиеләр структуралары һәм бүлекләре белән таныштыру йөзеннән семинарлар үткәрү халык белән мәгълүмати эш алып баруның нәтиҗәле ысулы булып тора


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Күрше республикада яшәүче бер ханым 5 литрлы канистрларга тутырылган “зәмзәм суы”н  бер шәһәрдән икенчесенә алып килергә карар иткән. Әмма тиешенчә тамгаланмаган хәмер продукциясен ташу фактын шундук уяу полиция хезмәткәрләре күреп алган

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренә кулланучылар белән аралашканда, төрле чараларда халыкка консультацияләр биргәндә, еш кына, нәрсә эшләргә икәнен белгән булсам, вакытында мөрәҗәгать иткән булсам... кебегрәк сүзләрне ишетергә туры килә

2018 елның 1 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә гражданнарны күчмә кабул итте. Чарада  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна Егорова һәм Балык Бистәсе муниципаль районының җирле үзидарә органы вәкилләре катнашты. Кабул итүнең буласы турында халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша алдан ук хәбәр итеп куелган иде


3
август, 2018 ел
җомга

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең

Казан территориаль органы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, бизнес вәкилләре белән даими рәвештә профилактика эше алып бара: киңәшмәләр, семинарлар, “Түгәрәк өстәл”ләр һ.б. үткәрә

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренең кулланучылар белән эше гражданнарыбызны закон нигезендә билгеләнгән хокуклары, бу хокукларны яклауга гарантияләр һәм аларны яклау ысуллары белән таныштырудан гыйбарәт. Хезмәткәрләребез, эшнең төрле формаларын кулланып, элеккечә үк, яшьләрдә хокук культурасы нигезләрен тәрбияләүгә зур әһәмият бирә, пенсионерлар белән актив төстә эшли

2018 елның 2 августында Лениногорск муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары З.Г.Михайлова, авыл җирлекләре башлыклары, Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Л.И.Нуруллина, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкиле Д.Г.Новоселов катнашында алкогольле продукция сату күләмен киметкән авыл җирлекләрендәге сәүдә объектлары буенча фикер алышу булды

2018 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай шәһәрендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне санга сукмау очрагын билгеләде. Комсомольская урамында урнашкан «Продукты» кибете сатучысы 8 сәгать 58 минутта сыра сатып җибәргәндә “тотылды”

2018 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге  начальнигы Л.И.Абдуллина авыл җирлеге башлыгы Ф.Х.Фәйзуллин катнашында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Ташкичү авыл җирлеге Ашытбаш авылында гражданнарны кабул итү үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International