2018 елның 2 августында Арча муниципаль районында Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З.З.Шәрәфетдинов үткәрде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре бер гражданинның Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы “Халык контроле” бүлегенә җибәрелгән хәбәре буенча Чистай районы Түбән Кондрата авылының “Гермес” сәүдә объектында булып кайтты
2018 елның 1 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Ю.Әхмәтханов катнашында Балык Бистәсе муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды
2018 елның 25 июлендә Балтач муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.С.Галимуллин үткәрде. Чарада Балтач муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге начальнигы Ф.Ф.Галимҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция бүлекчәсе начальнигы И.Ф.Җиһаншин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Шакирова, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2018 елның 1 августыннан 2018 елның 15 октябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киңрәк яктыртуга җәлеп итү максатыннан чыгып үткәрелә
2018 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре мониторинг үткәрү барышында Чистай шәһәренең «Реал» кибетендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады
2018 елның 26 июлендә Менделеев муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә Хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация советы утырышы булып узды
РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре даими нигездә алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәреп килә
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Теләче районы Шәдке авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрде