ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2018 ел
җомга

2018 елның 8 февралендә Арча муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында киңәшмә булып узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлары билгеләнде


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ярминкә – шәһәр халкына сыйфатлы һәм чагыштырмача арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге бирердәй чараларның берсе ул

2018 елның 7 февралендә башкарма комитетта Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илгиз Салихов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органы, салым хезмәте, район үзәк хастаханәсенең наркология бүлеге вәкилләре, сәүдә объектлары җитәкчеләре, шулай ук «Татспиртпром» ААҖ, «Булгарпиво» ААҖ,  «Пивоварня Москва-Эфес» АҖ вәкилләре катнашында Алабуга муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булып узды

2018 елның 15 гыйнварыннан 2018 елның 26 февраленә кадәр Чаллыда, гадәттәгечә, шәһәр җитәкчелегенең халык белән кышкы очрашулары үткәрелә

2018 елның 7 февралендә Зеленодолда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2018 елга бурычларына багышланган киңәшмә булып узды


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 6 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәренең кием-салым базарында дежур тору оештырды

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Бөгелмә районы буенча белгече Акбаш авыл җирлегендә (аның составына өч торак пункт керә: Акбаш, Андреевка һәм Кирилловка авыллары) гражданнарны күчмә кабул итү оештырды

2018 елның 2 февралендә Әлмәт шәһәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә гражданин И.А.Нәфыйковның (Чаллы шәһәрендә яши) «Хундай» маркалы автомобилендә алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, товарны озату документларыннан башка гына тимер савытларда сыра ташу фактын билгеләде

Киң колачлы производстволар теләсә кайсы төбәктә бар. Теләгендә булган кеше мондый объектларның күпчелеге белән танышу мөмкинлегенә дә ия. Ник дигәндә, һәр эш бирүче предприятиенең социаль сәясәтен үстерергә тиеш. Ә моңа үсеп килүче буынга экскурсияләр үткәрү дә керә (зурдан кубып сөйләгәндә, бу предприятиенең үзенә үк уңай йогынты ясый)

2018 елның 6 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшмәкәр Л.Р.Гыйззәтованың балалар кием-салымы һәм уенчыклар кибетендә сатучылар өчен аңлату характерында әңгәмә үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International