ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне сату вакытына, шартлары һәм урыннарына карата чикләүләрнең ни рәвешле үтәлүенә мониторинг үткәрү барышында янә савытын ачмыйча гына сыра сату фактларын билгеләде

Республикабызда авылга ярдәм итү программасы тормышка ашырылып килә. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2015 елда Баулы шәһәренең дә үз агропаркы пәйда булды

Азнакай шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага укучылар арасында үткәрелгән республика олимпиадасында катнашкан өчен бүләкләү тантанасы булып узды


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына бер материал керде. Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының 309 нчы чакрымында гражданин М.ның шәхси автомобилендә һәркайсы 5әр литрлы 8 шешә спиртлы сыекча тапкан


2
февраль, 2018 ел
җомга

Лениногорскида «Таңсу регион плюс» ҖЧҖнең «Рәйхан» кафесында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Шашин ур., 37 й.) савытын ачмыйча гына аракы сату факты ачыкланды. Бу “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел,№171-ФЗ Федераль законның 16 статьясын бозу булып тора. Әлеге закон бозу өчен РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган

2016 елдан бирле Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында интернет аша “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына җибәргән хәбәрләре расланган гражданнарны матди бүләкләү системасы гамәлдә булып килә

Гыйнварның соңгы атнасында  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының  Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре түбәндәге хосусый эшмәкәрләрнең кибетләрендә сыра сату вакытын санга сукмауны ачыкладылар

2018 елның 1 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, РФдә өлкән буын мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясенең беренче этабын ТРда тормышка ашыру буенча 2017-2020 елларга чаралар планын үтәү йөзеннән, Югары Ослан районының Ветераннар советы әгъзалары белән очрашу үткәрде

РФ Конституциясенең 29 статьясындагы 4 өлешендә мәгълүматка хокукның төп нормасы урын алган. Анда: “Безнең һәркайсыбыз теләсә кайсы законлы  ысул белән мәгълүмат эзләүгә, алу, тапшыру, эшләү һәм таратуга хокуклы”, дип язылган. 2018 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре әнә шундый девиз белән Балтач муниципаль районының Балтач урта мәктәбендә куллану белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту. Бу эштә массакүләм мәгълүмат чаралары безгә бик зур ярдәм итеп килә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International