ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 2018 елның 31 гыйнварында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов катнашында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды

Россия соңгы дистә елда демографик кризис кичерә, һәм аның колачы елдан-ел киңәя. Шул сәбәпле демографик фактор, икътисадый, геосәяси һәм башка факторлар белән беррәттән, Россиянең, шул исәптән Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен билгеләүче төп факторлар исәбенә керә

Гыйнварның соңгы атнасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукцияне ваклап сату буенча түбәндәге закон бозучыларны ачыклады

2018 елның гыйнварында Казан территориаль органына гражданка Ф. үзен борчыган сорау белән мөрәҗәгать итте.

«Нотариус эшенә Кулланучылар хокукларын яклау турында закон кагыламы?” – дип сорады ул.

Бу сорауга Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Шаһидуллин Марсель Тәлгат улы түбәндәгечә җавап бирмәкче


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Гражданнарыбызның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итми калган көне юк. “Кайнар линия” телефонына шалтыратучылар да күп. Әнә әле шушы көннәрдә генә бер кулланучыбыз яңа туган сабые өчен сатып алынган балалар коляскасының игълан ителгән сыйфатына туры килмәвенә шикаятен белдерде

2018 елның 26 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Зеленодол районының Васильево бистәсендәге бер кибеттә алкогольле продукция сату кагыйдәләрен һәм законын бозу фактларын ачыклады

Бүгенге тормышны көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче предприятиеләр – “химчистка”лардан, аяк киемен төзәтү мастерскойлары, кием-салым тегү ательесы, чәчтарашханәләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Парикмахер салоннары, косметология, маникюр һәм педикюр кабинетлары үзләренең хезмәт күрсәтүләре күләмен елдан-ел ишәйтә, төрлеләндерә. Шулай ук ателье хезмәтләрен күрсәтүгә дә ихтыяҗ зур

2018 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба муниципаль районының Әзмә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучы хокукларын өйрәнәбез” дигән темага сыйныфтан тыш дәрес үткәрде


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 12 гыйнварында полиция хезмәткәрләре Чүпрәле районында Цивильск – Ульяновск автомобиль юлының  131 нче чакрымында «Субару» маркалы машина багажнигында  100 мл сыешлы коңгырт төстәге пыяла савытларга тутырылган этил спиртына тап булган

2018 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын тормышка ашыру турында”  28.09.2015 ел, № 1027 РФ Хөкүмәте карарын үтәү йөзеннән, законлы көченә кергән судлар карарлары буенча законсыз әйләнештән алынган һәм конфискацияләнгән этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә тапшыру булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International