ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта сатучы-консультант һөнәре хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган вакансияләрдән берсе булып тора

2 февральдә Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышы булып узды. Аны комитет рәисе Рафис Борһанов үткәрде

 Ел башыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына: “Контрафакт хәмерне билгеләү өчен һәм акциз маркаларын тикшерү өчен нинди мәгълүмат ресурслары бар? Хәмернең легаль түгеллеген ничек итеп мөстәкыйль генә билгеләргә була???” дигән сорауларны язмача да, телефон аша да бирүчеләр ешайды

Узган елда Татарстанда яшәүче 356 кеше суррогат корбанына әйләнгән. Хәмернең сыйфатлысы да файдалы түгел, ә инде ялганы бөтенләй дә кеше организмын җимерүгә китерә

Лениногорск муниципаль районының авыл җирлекләрендә 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар буенча хисап җыелышларын үткәрү дәвам итә

«Лениногорские вести» газетасы редакциясенә торак йортта яңа кибет ачуда гамәлдәге законны бозу һәм Азык-төлек товарларын сату кагыйдәләрен санга сукмау турында мөрәҗәгать алынган иде


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның гыйнвар ахырында кулланучының Арча шәһәре кибетләренең берсендә яраклылык срогы чыккан товарлар сатылуы турындагы хәбәре буенча территориаль орган белгечләре планнан тыш тикшерү үткәрде

Хәмер базарындагы проблемаларның мөһимлеген исәпкә алып, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше” дигән махсус бүлек булдырылды. Аның модераторы итеп Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы билгеләнде

Контроль сатып алу барышында Зәй-Каратай авылында яшәүче 1962 елгы берәүдән фальсификат билгеләре булган  0,5 л сыешлыкта бер шешә аракы сатып алынды

Узган елда республикабызда суррогат хәмер кулланудан көн саен бер кеше үлгән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International