ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү гражданнарның тиешле хезмәтләргә ихтыяҗы арту сәбәпле киң тарала бара. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яңа Чишмә чәчтарашханәләренең берсендә семинар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай районының Кутлушкино авылы халкы белән очрашу үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Урта белем бирү учреждениеләренең 8-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен уздырыла торган республика Олимпиадасының беренче туры узды. Исегезгә төшерәбез, быел Олимпиада 12 мәртәбә уздырыла.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Спас районында яшәүчеләрдән сатып алынган аяк киеме сыйфатына карата берничә мәртәбә шикаятьләр килде. Бу уңайдан безнең белгеч Болгар шәһәрендәге аяк киеме кибетендә консультация өстәле оештырды, анда кулланучыларга товарда җитешсезлекләр табылганда аларның хокуклары аңлатылды.      

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Октябрьнең беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. 2024 елның 7 октябрендә Буа муниципаль районының Түбән Наратбаш авыл җирлеге китапханәсендә «Ядкәрь» фольклор ансамбле һәм авыл активистлары белән очрашу булды. Ансамбльдә нигездә пенсионерлар чыгыш ясый. Алар районның һәм республиканың барлык чараларында актив катнашалар. Күп тапкырлар дипломнар белән бүләкләнделәр һәм төрле конкурсларда лауреат булдылар.

Тэги: Өлкәннәр декадасы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Казан шәһәрендәге кибетләрнең берсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча семинар үткәрде. Сәүдә объектында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Өлкәннәр көнен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Алексеевск районының күп функцияле үзәгендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлату буенча чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районының Олы Мишә авылында шәхси эшмәкәр Ф.Т. Хәкимова кибетендә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Баулы шәһәренең «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Баулы районы оешма-ведомстволары вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Нурлат шәһәрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Өлкәннәр ярминкәләргә бик теләп йөриләр һәм арзан бәядән яшелчә һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук җиләк-җимеш культуралары үсентеләре сатып алалар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International