Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ведомство буйсынуындагы район кешесе сыйфатсыз мини-экскаватор сатып алу вәзгыятендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Ачыкланганча, ул күрше авылдан үтемле суммага яңа мини-экскаватор сатып алган. Озакка сузылмаган эштән соң экскаватор туктый һәм бүтән эшләми. Тикшерү нәтиҗәсендә сатып алучы үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән һәм торак йортлар төзү буенча эшчәнлек алып барган физик зат белән сату-алу башкарганын ачыклаган. Моннан тыш, товар сатып алынган гражданин «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә сатучы төшенчәсенә керми, чөнки шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмәгән.
Алкоголь продукциясен җитештерү һәм аның әйләнешенә лицензия алу вакытын кыскарту турындагы закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан икенче укылышта кабул ителде. Документның инициаторы булып Хөкүмәт чыкты. Закон проектының максаты - лицензия алу процессын гадиләштерү һәм автоматлаштыру.
Алкоголь җитештерү һәм әйләнешкә лицензия алу өчен хәзер документлар азрак таләп ителәчәк, ә сыраны исәпкә алу өчен счетчикларны контроль органнар да, җитештерүчеләр үзләре дә пломбалый алачак. Закон проекты Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты тарафыннан хупланды һәм 22 июльдә икенче укылышта кабул ителергә тәкъдим ителде, ул алкоголь җитештерүне һәм әйләнешен җайга салу турындагы законнарга үзгәрешләр кертәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече белән бергә Татарстан Республикасы Нурлат районының Вишневая поляна авылында урнашкан «Вишневая Поляна» балаларны савыктыру лагеренда ял итүчеләр белән очрашты.
Әлмәт территориаль органы белгече Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты белән берлектә «Каенкай» сәламәтләндерү лагеренда (Азнакай районы) башлангыч мәктәп яшендәге 5, 6, 7 отряд балалары өчен укыту чарасы уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Россия кулланучылар берләшмәсенең ТР буенча төбәк бүлеге, муниципаль берәмлекләр белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Түбән Шашы авылында урнашкан шәхси эшмәкәр Миллизянов И.М. сәүдә объектында сәүдә кагыйдәләре буенча укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында, Яңа Чишмә авылының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын кисәтү максатларында, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында чәчтараш хезмәте күрсәтүче хуҗалык итүче субъект вәкилләре өчен семинар-укулар үткәрде.