Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, электроника товарлары сатучылар белән семинар-уку барышында, ваклап сату-алу килешүе буенча көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларны сату үзенчәлекләрен, шул исәптән товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучылар хокукларын карадылар.
Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында алкогольле һәм спиртлы продукция, сыра һәм тәмәке әйберләрен законсыз сатуны ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашты.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте:
- Кибетләрнең берсендә төзелеш материаллары сатып алдым, түләү банк картасы белән башкарылды. Кибеттә сатып алганда, товарның артыгы калса, аны кире кайтарырга мөмкин булачак, дип кисәттеләр. Чек булмауга сылтап, сатучы тиешле сыйфатлы товар калдыклары өчен акчаны кире кайтарудан баш тарта. Аның гамәлләре законлымы?
Баланы сәламәтләндерү лагерына җибәрергә уйлаганда, балалар учреждениесен җентекләп сайлагыз, булган фикерләрне укыгыз, балалар лагере урнашкан урынны исәпкә алып, теге яки бу урынның климат һәм башка үзенчәлекләрен өйрәнегез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Грамоталы кулланучы» акциясен дәвам итеп, Чаллы шәһәре кунаклары һәм халкы өчен чара үткәрделәр. Белгечләр «Лента» кибетендә сатып алучылар һәм кунаклар өчен мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар.
Еш кына бер оешма (эшмәкәр) тарафыннан шундый ук шартларда кулланучылар хокукларын күпләп бозу очраклары очрый, мәсәлән, идарәче компания тиешле сыйфатсыз су бирә. Мондый очракларда Россия Федерациясе законнары белән судка төркемле дәгъвалар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге каралган.
Идентификация чаралары (МТ ГИС) белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмати системасында сыра һәм сыра эчемлекләре әйләнешен чагылдыру буенча күп санлы мәсьәләләр белән бәйле рәвештә түбәндәге мәгълүмати материалларны урнаштырабыз:
Шәхси эшмәкәр М. Н. Зиатдинова сәүдә объектында (Арча шәһәре) «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормаларын һәм сәүдә кагыйдәләрен аңлатып укулар үткәрелде. Кулланучы өчен почмакны, бәяләрне, товарлардагы мәгълүматны рәсмиләштерү турында аңлатмалар бирелде
Сер түгел, күпләр якыннарына нәрсә бүләк итәргә белмичә, бүләк сертификатлары алырга булдылар. Ләкин, кызганычка каршы, теге яки бу кешенең әлеге сертификат буенча үзенә туры килгән товар таба алмаган һәм алга таба нәрсә эшләргә белмәгән очраклары була. Шуңа күрә без бу проблемалы мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык.