Эш кешедән физик һәм әхлакый яктан күп көч таләп итә. Ял итүнең оптималь варианты театрга, концертка, музейга бару булырга мөмкин, чөнки бу искиткеч сәнгать дөньясын танып белү мөмкинлеге генә түгел, ә дуслар яки гаилә белән ял итү, вакыт үткәрү өчен дә сәбәп. Билет сатып алу һәркемнең дә хәленнән килә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрде.
Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләре белән чираттагы очрашу үткәрделәр. Очрашу ял итүчеләр һәм белгечләр арасында турыдан-туры диалог формасында узды.
Мәгариф - белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр комплексы. Түләүле белем бирү турында килешү төзегәндә, граждан бу хезмәтләрне кулланучы буларак катнаша. Димәк, әлеге мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 05.07.2001 елның 505 номерлы карары белән расланган Түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләре белән көйләнә. Түләүле белем бирү хезмәтләренә өстәмә белем бирү программалары буенча укыту, махсус курслар укыту, репетиторлык, фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча дәресләр һәм башка хезмәтләр керә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кишет урта мәктәбендә 7-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Альхена» ҖЧҖнең «Малинка» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку оештырды.
2024 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Нармонка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
2024 елның 08 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Арча муниципаль районының Яңа Ишем авылында гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Әшнәк авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.