Әлмәт шәһәренең 2000нән артык кешесе «Россия чаңгы юллары – 2024» массакүләм чарада катнашты. Чара экстрим-парк территориясендә узды, анда чаңгыда массакүләм шуулар узды. Бу бөтен ил буенча популяр булган традицион чара. Программа үз эченә ГТО йөгерешен, «Өченче яшь» чаңгычыларын, «Иң көчлеләр»не һәм барлык теләүчеләр катнаша алган стартны ала.
2024 елның 9 февралендә Кукмара районының Важашур авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Халыкка булачак күчмә кабул итү турында җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Түбән Кама районының Кама Аланы сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр.
Контрольдә тотылган хуңалык итүче субъект вәкилләренә сыра һәм сыра продукциясен ваклап сатуга карата куелган закон таләпләре аңлатылды
2024 елның 10 февралендә бөтен ил буенча массакүләм чаңгы ярышлары узды. Чистайда спорт чарасы традицион рәвештә «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы базасы территориясендә узды.
2024 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Альбина Хафизова Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Россия гражданнары, һөнәрләренә, җенесләренә, яшьләренә карамастан, көн саен төрле товарлар һәм хезмәтләр сатып алып кулланучылар булып торалар. Һәркемгә дә кулланучылар хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә, судта үз хокукларын ничек якларга икәнен белеп торырга кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау кеше хокукларын яклауның бер өлеше булып тора, ә мәгълүмат алу хокукы кулланучының төп хокукларының берсе булып санала.
Гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау теләсә кайсы демократик дәүләтнең төп бурычы.
09.02.2024 көнне Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Казан» Агросәнәгать паркында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чаралар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан Чистай районы КФҮ ДБУда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.
2024 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Биектау районы» КФҮ ДБУ филиалында түбәндәге адрес буенча кизү тору үткәрделәр: Биектау авылы, Полковая урамы, 9 йорт.