Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эшкуарларга ярдәм итү идарәсендә товарларны мәҗбүри идентификацияләүнең масштаблы системасына багышланган чара уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Болгар шәһәренең «П.» кибетендә семинар-уку үткәрде, анда сыра продукциясе һәм аның белән бәйле азык-төлек товарлары сатыла.
Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт тарасында җитештерелә торган идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат тапшырып, сыра продукциясе хәрәкәтен күзәтеп баруны тәэмин итү буенча экспериментны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Бүгенге көндә экспериментта Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә 620дән артык хуҗалык итүче субъект катнаша.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын яхшырту, халыкның куллану грамоталылыгын арттыру максатында «Вьетнам» сәүдә комплексына килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен чаралар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә очрашулары дәвам итә.
Реабилитация үзәгендә ай саен Чаллы шәһәренең һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан 30дан артык кеше ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта.
Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumer International) 2024 елда ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында узачагы турында игълан итте.
Сарман районында Башкарма комитет белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча «күчмә мәктәп» оештырылды. Оештыручы булып Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы чыгыш ясады. Чарада территориаль үсеш бүлеге белгечләре катнашты.
2024 елның 31 гыйнварында Балык Бистәсе районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Аның барышында 2023 елга йомгак ясалды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова, Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.А. Сатдинов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, үзәк район хастаханәсе вәкилләре, алкоголь продукциясе белән тәэмин итүчеләр, ВКС режимында авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина шәхси эшмәкәрнең Чәчәк кибете сатучылары өчен семинар-уку үткәрде.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Венера Шәрәфетдинова һәм Лилия Степанова Бөгелмә муниципаль районы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу» темасына лекция үткәрделәр.