2023 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Шетнево-Тулуш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәренең «Находка» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
2023 елның 08 декабрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Мишә авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
7 декабрьдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрде. Бу көнне биредә бу категория гражданнарны эшкә урнаштыру өчен вакансияләр мини-ярминкәсе узды; мәшгульлек үзәгенең барлык дәүләт хезмәтләре буенча консультацияләр, даими һәм вакытлыча эш урыннарына, шул исәптән инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча вакансияләргә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск район мәдәният йортында узган мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйрәм чарасында катнашты.
2023 елның 07 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Гвардия урамы буенча сәүдә рәтләре территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән укыту семинарлары үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лениногорскида Халыкара мөмкинлекләре чикле кешеләр көненә багышланган чарада катнашты.
Инвалид кулланучылар хокукларын яклау җәмгыятьнең барлык әгъзалары тарафыннан игътибар һәм көч таләп итә торган мөһим бурыч булып тора. Без инвалидларның товарлар һәм хезмәтләр алуда тигез мөмкинлекләре булсын өчен, аларның хокуклары закон дәрәҗәсендә яклансын өчен тырышырга тиешбез.
Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Новошешминск авылының «Пятерочка» кибетендә консультация өстәле оештырды.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Шишинер авылында гражданнарны кабул иттеләр.