Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Х» кальян учреждениесендә шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 14 шешә (6,2 литр) тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының «кайнар линиясенә» кулланучыдан сорау килде:
- Интернет-кибет аша блузкага заказ бирдем. Шунда ук түләүле баш тарту шарты барлыгын күрдем. Товар килгәч, мин анда җитешсезлек таптым. Блузкадан баш тарттым. Миңа акчаны кире кайтардылар, ләкин баш тарту суммасын тотып калганнар. Бу законлымы?
Кулланучылар мөрәҗәгатьләрен профилактикалау һәм карау максатларында гражданнарның күпләп булган урыннарында кизү тору актуальлеген югалтмый. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Наталья Нигъмәтуллина һәм Эльвира Вәлиева Әлмәт шәһәренең үзәк базарында хуҗалык итүче субъектлар, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча базарга килүчеләр өчен чираттагы дежурлык үткәрделәр.
1 ноябрьдә «Менделеев токымнары» 3 нче химия-технология лицее базасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасының 3 этабы узды.
Агерҗе, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнарының һәм Чаллы шәһәреннән 33 укучысы әлеге чарада катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 28 ел тулу уңаеннан «Почет Китабы»ның тантаналы презентациясе узды. Чарада хөрмәтле кунаклар – оешма ветераннары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ДБУ хезмәткәрләре катнашты. Кунакларны һәм хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде:
Сыйфат атналыгы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Түбән Тимерле авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы 2023 елга контрольдәге субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәген хәбәр итә:
Чараның исеме: ачык тыңлаулар.
Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга этәрү максатыннан, Баулы шәһәре, Пионер урамы, 11а йорт адресы буенча урнашкан «Магнит» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкоголь продукциясен дегустацияләү узды. Сатып алучыларга җирле җитештерүченең яңалыклары тәкъдим ителде: коньяклар, шампан шәрабы, бренди.
Октябрьнең соңгы атнасы Яр Чаллы территориаль органында «Тырышлыктан башка уңыш юк!» дигән девиз астында узды.
Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына 2023 елгы Республика Олимпиадасының соңгы өченче турына үткән катнашучылар белән очрашулар үткәрде.
Ел саен ноябрьнең икенче атнасы дөньяда Бөтендөнья сыйфат атнасы буларак билгеләп үтелә, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе Бөтендөнья сыйфат көне буларак билгеләп үтелә.
2023 елда Бөтендөнья сыйфат атналыгы 7-10 ноябрьдә «Россия — сыйфат билгесе булган ил» девизы астында узачак, ә сыйфат көне — 2023 елның 9 ноябрендә узачак.