ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге һәм ПК хезмәткәрләре тарафыннан физик затның фатирдан спиртлы продукция сату факты ачыкланды.

Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 3 шешә (8,9 литр) тәшкил итә.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка К. кулланучының таләбен үтәүдән баш тарткан сатучының гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Ачыкланганча, колонка кыска вакыт эшләгәннән соң сүнә һәм озак вакыт дәвамында эшләми. Товарда кимчелекләр гарантия срогы дәвамында барлыкка килгәнлектән, сатып алучы кимчелекләре булган товарны алыштыруны таләп итә. Әмма сатучы товарны алыштырудан баш тарта, моны товар техник яктан катлаулы һәм 15 көнлек срок тәмамланганнан соң гарантияле ремонт кына мөмкин дип аңлата.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

30
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Россия кулланучылар берләшмәсе 2021-2022 елларда кулланучылар мәнфәгатьләре өлкәсендә махсус тикшеренү нәтиҗәләре буенча кулланучылар яклавы дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингы нәтиҗәләрен бастырды (Рейтинг – 2023).

Тэги: рейтинг

Соңгы вакытта төрле хезмәтләр күрсәтү турында күп мөрәҗәгатьләр бар. Кулланучыларга өстәмә товарлар яки хезмәтләр тәкъдим иткән өчен административ җаваплылык билгеләнгән, тиешле закон РФ Президенты тарафыннан имзаланган һәм 2023 елның 19 октябрендә бастырылган («Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.8 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 19 октябрендәге 505-ФЗ номерлы Федераль закон).

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин Л. мөрәҗәгать итте. Күптән түгел ул шәхси йорт өчен газ җиһазын сатып алган. Аны урнаштырганда газ хезмәте белгечләре анда кимчелекләр табалар һәм урында дефектка акт төзиләр. Кулланучы бу акт белән сатучыга мөрәҗәгать итә, кимчелекләре булган товарны алыштыруны таләп итә. Сатучы җиһазны кабул итә һәм кырык биш көн эчендә товарның сыйфатын тикшергәннән соң гына сатып алучының таләбен үтәячәген хәбәр итә. Сатып алучы, бу гамәлләр дөресме, дигән сорау куя.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

28
октябрь, 2023 ел
шимбә

2023 елның 28 октябрендә Буа муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар узды.

Чараның төп максаты - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән диалог төзү юлы белән хокук бозуларны профилактикалау.

Тэги: ачык тыңлаулар

27
октябрь, 2023 ел
җомга

Расланган график нигезендә, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Ханафина рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов, Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, Алкоторг ҖЧҖ вәкилләре һәм алкоголь продукциясен сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә укучыларның хокукый белемнәрен арттыру өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова өлкән буын укучылары өчен «Иске Иштерәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә» лекция үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районында урнашкан «А.» ҖЧҖ сәүдә объектын сатучылар өчен семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Марат Миназов төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерүне, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Әлмәт районының сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Тэги: профилактик визит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International