ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре белән берлектә, Мөслим муниципаль районында яшәүчеләр өчен консультация чарасы оештырдылар. Эш барышында мөрәҗәгать итүчеләргә сыйфатсыз товарлар сатып алуга, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтүгә бәйле килеп туган төрле ситуацияләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

5
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Иштуган авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең чәчтарашханәсендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2025 елның 05 июнендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Айдар авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре оештырды. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чернышевск авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Арчада яңа кибетләр ачылып тора. Аларның күп булуы, һичшиксез, сатып алучылар өчен уңайлы. Әмма мондый кибетләрнең хуҗалары һәм сатучылары кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләрен белмәскә дә мөмкин. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезләмәләрен аңлату максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сәүдә объекты хезмәткәрләре белән аңлату чаралары үткәрә. Мондый семинарларда һәм очрашуларда еш кына сәүдә заллары вәкилләрен борчыган мәсьәләләр яктыртыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Куллану вакыты чыккан ундүрт шешә сыра (16 литр) сату факты буенча тикшерү материаллары Мөслим районы буенча Россия ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы сыйфатсыз товарны кайтарганда ташу өчен түләүгә кагылышлы сораулар белән бәйле рәвештә түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Татарстан Республикасының «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте» Чистай шәһәр җирле иҗтимагый оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Болгар шәһәренең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгендә планлы кизү тору вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча килүчеләр белән аңлату эшләре үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International