ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып баручы В.В. Әхмәтшина кибете сатучылары өчен семинар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә гражданка сыйфатсыз товар - чәч өчен электр кыскычы сатып алуга шикаять белән мөрәҗәгать итте. Җитешсезлекләр ачыкланганнан соң ул сатучыдан түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп иткән, әмма сатучы кулланучыны товар диагностикасын уздыру өчен авторизацияләнгән сервис үзәгенә җибәргән.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2025 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина катнашында Арча муниципаль районының Апаз авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

10
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча Эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре  «К» кибетендә яраклылык срогы чыккан алкоголь продукциясен сату фактын ачыкладылар.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районының күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте. 

Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре актив профилактик эшләрен туктатмыйлар.  Чаллы шәһәренең «Находка» кибете җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре өчен күчмә чара 2025 елның 9 июнендә уздырылды.  Белгечләр товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләрен аңлаттылар. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында әйдәүче белгеч-эксперт Теләче районының Теләче авылында урнашкан «Чәчәкләр» кибетендә сатучы өчен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Баулы шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасындагы мәктәп яны лагеренда Әлмәт территориаль органы белгече укучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау темасына укыту чарасы үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Яр Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати характердагы чаралар үткәрделәр. Алар Алабуга шәһәренең сәүдә урыннарында кулланучыларның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең потенциалын куллану тәҗрибәсен киңәйтү максатларында, күпфункцияле үзәкнең Татарстан Республикасындагы Чистай филиалы бүлегендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International