Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең Түбән Кама педагогика көллиятенең 3 курс студентлары белән очрашуы 7 февральдә, 33 ел элек «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кабул ителгән көнне оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, сатып алучыларның (кулланучыларның) якланмаган категориясе буларак, иң беренче чиратта өлкән яшьтәге гражданнарны алдау практикасының таралуын булдырмау максатыннан, даими рәвештә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе телефон аша, сатучы тарафыннан смартфонда гарантия срогы дәвамында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү срогын бозган очракта кулланучының хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
2025 елның 07 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре "Тандер" АҖнең "Магнит" сәүдә объектында (Арча шәһәре) "Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон кабул ителгән көнгә багышланган акция-викторина үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнодзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең 2нче мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча укыту чарасы үткәрделәр.
Зәй муниципаль районы Сәвәләй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 класс укучылары «Кулланучы хокукларын ничек якларга?» дип аталган чарада катнаштылар. Дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге хезмәткәрләре үткәрде. Бу дәрес укучыларны финанс белеме нигезләренә һәм кулланучылар хокукларына өйрәтүдә мөһим адым булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй муниципаль районындагы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре, муниципалитет, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкилләре белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны кисәтү максатында чаралар үткәрә. Булган мөмкинлекләр актив файдаланыла, мәгълүмат бирү, консультацияләү кебек профилактик чаралар үткәрелә.
«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Монастырьское авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен укыту семинары үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре профилактик эшләрен актив дәвам итәләр. «Бакча үзәге» сәүдә комплексында чара уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр А. Х. Зиннәтуллина сәүдә объектында сатучылар өчен семинар оештырды. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре, Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре аңлатылды.