«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш муниципаль районының Монастырьский авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында әйдәп баручы белгеч-эксперты Теләче районының Алан авылында урнашкан «Зөфәр» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар үткәрде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, сәүдә кагыйдәләрен сатучыларга җиткерү - чараның төп юнәлеше булып тора.
Ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсында актив катнаша. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре Алексеевск районының «Заря» газетасы редакциясе вәкилләре белән очрашу оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Алан авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына ИЭБ һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлегеннән физик затның торак йорттан спиртлы продукция сатуын ачыклау факты буенча материал алынды. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 18 шешә (48 литр) тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының Килдебәк авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Магнит» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә урнашкан «Роно» азык-төлек кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле һәм сатучыларны укыту үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклауны федераль башкарма хакимият органнарыннан, региональ башкарма хакимият органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, кулланучыларның иҗтимагый оешмаларыннан торган органнар системасы тәэмин итә. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Түбән Кама белгечләренең уртак эше кулланучының соравын уңай хәл итүгә китерде.
Казан территориаль органы карамагындагы Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районына бару кысаларында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.