ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Сентябрь аеннан башлап ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукай яр буе («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә, Ипподром территориясендә «Уңыш-2021» авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Ярминкәдә катнашу өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, крестьян һәм фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, якын-тирә районнарның шәхси ярдәмче хуҗалыклары, шулай ук шәһәр халкы чакырылган иде.

Тэги: авыл хуҗалыгы ярминкәсе

1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Узган шимбәдә Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә булды. Ярминкәдә җирле шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, һәвәскәр бакчачылар продукциясе тәкъдим ителә. Ярминкә районның иҗат коллективлары әзерләгән мәдәни программа белән үрелеп барды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау ярминкә

6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә традициягә кергән «Белорус ярминкәләре»н уздыру дәвам итә. Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге вакыйганы игътибарсыз калдырмадылар, ярминкәдә булдылар, халыкка хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен бәяләделәр.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Әтнә муниципаль районында яшәүчеләрнең азык-төлек ярминкәләре белән кызыксынуы елдан-ел арта бара. Бу иртәнге сәгать тугызда район үзәге мәйданында халык шау-гөр килә башлауга ук билгеле булды. Ярминкәдә яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык продукциясе һәм башка бик күп әйберләрне күрергә була иде. Җитештерүчеләр үз товарларын сатып алучыларны тапса, халык, үз чиратында, экологик чиста продукциягә тиенде.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә Арча шәһәренең ярминкә мәйданында Өлкәннәр декадасына багышланган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе булды.

Ярминкәдә җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шәхси эшкуарлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, һәвәскәр бакчачылар продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүчеләр ит, балык, сөт, эремчек, каймак, сыр, өй тавыкларын, казылык, яшелчә, җиләк-җимеш һәм кондитер әйберләре сатып ала алды. Шулай ук авыл хуҗалыгына кирәк-ярак, мәсәлән, печән, салам, утын һ.б. бар иде. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен – сатып алучы, ә тегеләре, үз чиратында, экологик яктан яхшы чиста продукция тапты.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган "Белоруссия ярминкәсе"н үткәрү традициягә керә. "Камаз" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Белоруссиядән килгән товарлар сату ярминкәсе уза.


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон тулаем алганда Россия Федерациясенең барлык субъектларына да кагыла, ләкин намуссыз эшкуарлар әлеге актны "үзе белгәнчә" куллану яклы.


2
август, 2019 ел
җомга

2019 елның икенче августыннан дүртенче августына кадәр Алабугада XII Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза. Өч көн дәвамында Алабуга халык һөнәрчеләрен җәлеп итү үзәгенә әверелгән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International