ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан ведомство карамагындагы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат районының авыл кибетендә консультация өстәле оештырды. Сатып алучылар Кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат районының азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату гамәлгә ашырыла торган сәүдә объектларының берсендә сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып, укулар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Әлки районы КФҮ ДБУ филиалында консультация өстәле оештырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәр И.И. Искәндәрова кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде. Чара кулланучылар белемнәрен арттыру, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатларында үткәрелә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Кулланучылар хокукларын яклау буенча системалы, комплекслы эш федераль башкарма хакимият органнарының, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлегендә генә төзелә ала.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы «Кайнар линия» телефонына кулланучыдан түбәндәге эчтәлектәге сорау килде:

- Ноутбукның төзек булмавы сәбәпле сатучыга мөрәҗәгать иттем (сатып алудан соң ике көн үтте). Сатучы минем ноутбукка карата дәгъваларымны тыңламады да, башка шәһәрдә урнашкан сервис үзәгенә юллады. Ә сервис үзәгендә алар бары тик товарны диагностикалау һәм ремонтлауны гына үткәрәләр дип әйттеләр. Нигә миңа товарны ремонтлау кирәк. Мин акчаны кире алырга теләр идем. Оста мине кабат кибеткә җибәрде. Минем нинди хокукларым бар?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Алексеевск шәһәр тибындагы бистә халкына киң ассортименттагы товарлар тәкъдим итүче «Виктория» кибетендә сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.

Укыту семинары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре тарафыннан үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районына бардылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

25.01.2024 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында консультация пунктында халыкны кабул итү үткәрде. Кабул итү барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International