Әлмәт саңгыраулар җәмгыяте ишетү сәләте бозылган кешеләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Аларның эшенең мөһим өлеше булып инвалидлар өчен мәгълүмат һәм хезмәтләр белән тәэмин итү, шулай ук аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча шәһәр җирлегенең Иске Айван авылында гражданнар белән очрашу үткәрде.
2023 елның 05 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча районы 7 нче Арча урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чираттагы лекция оештырылды.
Әлки районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көне һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында кулланучылар өчен «Җиңү» кибетендә консультация өстәле үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Халыкара инвалидлар көненә һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде.
Кәрәзле элемтә кеше тормышына нык үетеп керде. Кәрәзле элемтәне кулланучылар саны һаман арта, хәтта кечкенә балаларның да кәрәзле телефоннары бар. Россиянең гамәлдәге законнарында кәрәзле элемтә тарифын үзгәртүнең нинди тәртибе каралганлыгы, шулай ук кәрәзле элемтә операторының абонент ризалыгыннан башка тарифларны үзгәртергә хокукы бармы-юкмы икәне турында фикер алышыйк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче телефон аша мөрәҗәгать итеп, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта аның хокукларын аңлатуны сорады. Ул сатучыга гарантия срогы дәвамында тузан суырткычны ремонтлау өчен тапшырган. Әмма икенче көнне ир-ат акчаны кире кайтару һәм яңа товар сатып алу яхшырак дип карар итә, ләкин аның бу теләге кире кагыла. Сатып алучы бу законлымы, дип кызыксынды?
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Яңа икмәк» кибете хезмәткәрләре белән профилактик чара үткәрделәр. Үз чиратында, предприятие директоры сәүдә нокталарының исемен сайлау тарихын сөйләде:
- Күп кенә славян телләрендә «баш» һәм «башлык» сүзләренең бер тамыры һәм чыгышы бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе гарантияле ремонт өчен суыткычны сатучыга тапшыру белән бәйле хәлдә аның хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Суыткыч эшләми, сатучы, закон нигезендә, үз хисабына сатып алучыдан товарны кире ала һәм гарантияле ремонтка җибәрә. Әмма сатып алучыга бу ошамый, чөнки азык-төлек товарларын тиешле рәвештә саклау бозыла.