Яшь буынны кулланучылар базарында билгеле бер тәртип кагыйдәләре белән таныштырырга кирәк. Шул максаттан Арча муниципаль районының Наласа авыл китапханәсендә Арча районының «Наласа урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары белән куллану белемнәрен арттыру буенча чара үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде. Чарада китапханәче Гөлчәчәк Сабирҗанова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айгөл Хәсәнова катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Татарстан Республикасы Алексеевск районы Алексеевск бистәсендә «Альбион 2002» ҖЧҖнең «Бристоль» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.
Чараның төп максаты - кулланучылар базарында хуҗалык итүче субъектларның хокукый грамоталылыгын һәм социаль җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатларында даими рәвештә Казан шәһәренең сәүдә, мәгариф һәм мәдәни объектларында һәм Татарстан Республикасының ведомство карамагындагы муниципаль районнарында семинарлар үткәрелә.
17.05.2023 көнне «Магнит» сәүдә челтәренә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен чаралар уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Әлки районы Базарлы Матак авылында урнашкан «Обои» кибете кулланучылары өчен консультация өстәле оештырылды.
Чара барышында гражданнарга Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 25 статьясы аңлатылды, аның нигезендә сатып алучы, әгәр төсе, күләме, фасоны, комплектациясе яки габаритлары буенча туры килмәсә, товарны кире кайтарырга яки алмаштырырга хокуклы.
2023 елның 16 маенда Саба районы Измә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин 8-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Көн саен сатып алу, теге яки бу хезмәтләр алу белән – без барыбыз да кулланучылар. Цифрлы технологияләр үсеше яктысында дистанцион сатып алу-сату ысуллары популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче сайтында игълан ителгәнгә туры килүен һәрвакытта да тикшереп булмый. Иртәгә бүгенге мәктәп укучыларына моның белән очрашырга туры киләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Әгерҗе муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар белән куллану, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә» 8-9 сыйныф укучылары өчен Кулланучылар белеме нигезләре буенча дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен алдау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан яклау өчен Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай муниципаль районында комплекслы чара үткәрделәр. Аларның бер максаты - район халкына гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, аларның хокукый белемнәрен арттыру, шулай ук төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү.
Безнең һәрберебез азык-төлек кибетләрендә даими рәвештә сатып алулар башкара. Кызганычка каршы, үз хокукларыбызны белмәү нәтиҗәсендә без товар өчен артык түлибез, сыйфатсыз азык-төлек сатып алабыз, сатучы яки сакчының беренче таләбе буенча буйсынып үз сумкаларыбызны ачабыз. Әмма мәгълүмат җитмәү нәтиҗәсендә без сатучыдан ул эшләргә тиеш булганнарны таләп итә алмыйбыз. Уңайсыз хәлгә эләкмәс өчен, әйдәгез, сатып алучының кайчан хаклы булуын һәм сатучының кайчан хаклы булуын ачыклыйк.