ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Түбән Кама сукырлар җәмгыяте китапханәсендә «Үзеңне сакла» дигән мәгълүмат сәгате узды. Очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Евгения Чернова чакырылган иде. Евгения Александровна «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының гамәлдә булуы һәм төп куллану хокуклары, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, кулланучылар хокуклары бозылган очракта дәгъва белдерү тәртибе турында җентекләп сөйләде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кулланучылар почмагын яңартырга тәкъдим ителгән җирле эшмәкәрләрдән «кайнар линия» телефонына шалтыратулар ешрак килә башлады.

Эшмәкәрләрнең берсе менә нәрсәләр сөйләде:

- Көтмәгәндә билгесез номердан шалтырату килде, хатын-кыз үзен кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый оешма белгече буларак таныта, якын арада барлык хуҗалык итүче субъектлар да тикшереләчәк. Иске кулланучы почмагы урынына кулланучының яңа почмагын бизәү өчен сезгә ашыгыч рәвештә басма продукция сатып алырга кирәк, - ди ул. Һәм шунда ук түләү өчен счет җибәрә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Күптән түгел Россиягә популяр күчмә туклану хезмәте - «Кейтеринг» килде. Күп кенә россиялеләргә бу сүз инде яхшы таныш, әмма барысы да аның артында нәрсә яшеренгәнен, нинди сервисны шулай дип атауларын һәм аны нинди ситуацияләрдә кулланырга мөмкинлеген төгәл белеп бетерми.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау кейтеринг

5
апрель, 2024 ел
җомга

Татар Саралы авылы халкы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова белән очрашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәрләрләр Мостафина Л.Р. һәм Гыйләҗева Н. Н. сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Р. Н. Сәлахетдинов кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр (Балтач районы).

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча районы Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Балаларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп терминнары һәм нормалары белән таныштырдылар. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең КФҮ кунаклары өчен «Ясалма интеллектны үстерү этабында кулланучының хокукый грамоталылыгы» темасына консультация өстәле оештырды. Шәһәрлеләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар ала һәм анкетада катнаша алдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең сәүдә үзәкләрендә профилактик чаралар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләр атна саен сишәмбе көннәрендә Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә очрашалар. Анда алар «Кул эшләре» клубы оештырганнар, бәйләү, энҗе чигү, тасмалар белән чигү белән шөгыльләнәләр. Бу чаралар аларга үзләренең әһәмиятен һәм файдалылыгын тоярга мөмкинлек бирә. Шулай итеп әбиләр үзләренең иҗади идеяләрен тормышка ашыру өчен стимул алалар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International