Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш районы кулланучылары һәм эшкуарлары өчен күчмә чара үткәрде. Сәфәрнең максаты - төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү һәм кулланучылар базары мәсьәләләре буенча профилактик эш алып бару.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе - ай саен бәяләр мониторингы үткәрү, ул мәгълүматларны җыю һәм анализлау буенча өзлексез, методик процесс булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә шәһәренең сәүдә объектларына барып кайтты. Сәфәрнең максаты - кулланучылар базары мәсьәләләре буенча төрле юнәлештәге мониторинглар һәм профилактик эшләр үткәрү. Белгечләр шәһәрнең 7 сәүдә объектын колачлады.
Көн саен, кибетләрдән сатып алганда, төрле хезмәтләр (медицина, торак-коммуналь, белем бирү һ.б.) төрләреннән файдаланып, эшләр башкару турында килешүләр төзегәндә, без барыбыз да кулланучы булуыбызны истә тотарга кирәк. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү һәм алардан файдалана белү мөһим.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структурасына керә һәм Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе субъектлары карамагына кертелгән вәкаләтләр чикләрендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыра, шулай ук кулланучылар базарында, шул исәптән куллану базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән чараларны, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә, республиканың эчке базарында халык кулланышы товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе – кибетләрдә ай саен бәяләр мониторингы үткәрү, ул мәгълүматларны җыю һәм анализлау буенча өзлексез, методик процесс булып тора.
2021 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Пионерская һәм Ак. Кирпичников урамнары киселешендә урнашкан «Анчар» ҖЧҖнең сәүдә рәтләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар белән даими очрашулар үткәрә, алар барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар аңлатыла. Моннан тыш, ведомство карамагындагы районнарның кибетләрендә билгеләнгән вакытта азык-төлек товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе булып - ай саен бәяләр мониторингы үткәрү, ул мәгълүматларны җыю һәм анализлау буенча өзлексез, методик процесс тора.
Социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә бәяләрнең нигезсез үсүен булдырмау һәм эчке базардагы хәлне тотрыкландыру максатыннан, белгеч тарафыннан Минзәлә районында бәяләрне нигезсез арттыруны тоткарлауга юнәлдерелгән мониторинглар даими үткәрелә. Мониторинг азык-төлек товарларының барлык төркемнәре буенча үткәрелә һәм көндәлек (даими) ихтыяҗ булган 180 төр товарны үз эченә ала.