ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 9 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты һәм «Роспотребнадзор»ның Кукмара муниципаль районы территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.

Тэги: халыкара өлкәннәр көне

9
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ ял итүчеләрне котлауда катнашты. «Игелек, җылылык һәм хөрмәт көне»  бәйрәм итү декадасында пансионатта «Эврика» КҮ артистлары, хакимият вәкилләре һәм Яр Чаллы шәһәре ветераннар советы вәкилләре катнашында зур бәйрәм чарасы оештырылды.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны устерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Забота» үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Өлкәннәр көне декадасы кысаларында белгечләр барлык катнашучыларны көзге бәйрәм белән котладылар

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә авылында кулланучылар өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар комплексы үткәрде.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 1 октябрендә шәһәр Мәдәният сараенда Өлкәннәр декадасына багышланган тантаналы чара узды. Пенсионерларга, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләп бик күп җылы сүзләр әйтелде. Өлкән буынга Ватан хакына күпьеллык намуслы хезмәтлщре, зур җәмәгать эше, яшьләрне тәрбияләү һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерделәр.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә өлкәннәр көне, РФ Югары Советы Президиумы карары нигезендә, 1992 елның 1 октябрендә кертелде. Өлкәннәр көне - ул тормышның үзенчәлекле мизгеле, бу көнне барлык изге сүзләр һәм матур теләкләр зур тормыш юлы үткән кешеләргә юллана.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы 23 ел дәвамында шәһәрнең һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнаша, коллектив тарафыннан кертелгән күпьеллык традицияләрне үти.


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә пенсионерларга аерым игътибар бирелә: аларны чәй табыннарына, концертларга һәм башка чараларга чакыралар, өйләренә барып котлыйлар, бүләкләр тапшыралар, көчтән килгәнчә ярдәм итәләр.

Хезмәттәшләрен өлкәннәр көне белән котлау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өчен матур традициягә әверелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International