Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Д.Л». эчемлекләр кибетендә шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сатканда хокук бозу факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 5 кег (75,2 литр) тәшкил иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Х» кальян учреждениесендә шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 14 шешә (6,2 литр) тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча Эчке эшләр идарәсе һәм ПК хезмәткәрләре тарафыннан легаль булмаган алкоголь продукциясен сатуның эре каналы ябылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшмәкәрнең «И» ресторанында легаль булмаган алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 113 шешә (50,45 литр) тәшкил итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан продукцияне җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документларсыз, ЕГАИС кулланмыйча, сыра продукциясен сатуны, шулай ук яраклылык срогы чыккан килеш сату факты ачыкланды. Гомуми күләме 39,6 литр булган сыра продукциясе тартып алынган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ПК һәм ЭЭБ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «С» СПА-салонында шәхси эшмәкәрдән 50 шешә (25 литр) алкоголь продукциясе тартып алынган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Э» массаж салонында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 12 шешә (6,85 литр) тәшкил иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ПК һәм ЭЭБ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт клубларының берсеннән 153 шешә (68,6 литр) алкоголь продукциясе тартып алынган. Шул ук вакытта алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия булмавы ачыкланган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Л.Д.» клубында физик затның алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 80 шешә (41,06 литр) тәшкил итә. Шул рәвешле граждан РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату) каралган административ хокук бозу кылган.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең «Камскополянский» полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Монстер» дип язылган пластик 0,5 литрлы шешәдә спиртлы сыеклыкны законсыз сату факты ачыкланган.